Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әлки районы Иске Матак авылы өлкәннәре өчен бакча дизайны буенча дәресләр үтә

Керәшен түтиләренә дәресләрне Базарлы Матак урта мәктәбенең технология укытучысы Таисия Демидова биргән

Өлкән яшькә җиткәч кеше тормышында кызыклы, мавыктыргыч вакыйгалар азая, картлык ул тынлык һәм сырхаулар чоры, дип уйлаучылар бар. Янәсе, өлкән кешенең көне табибларга йөрү, китап уку, телевизор янында бәйләп утырудан гыйбарәт.

Иске Матак авылы пенсионерлары моның белән һич тә килешә алмас. Менә өч ай инде без авылдагы заманча, ямьле һәм уңайлы мәдәният йортына “Бакчаны бизәү. Дизайн” дигән программа буенча өйрәнү курсларына йөрибез. Әлеге курслар өлкән яшьтәге кешеләр өчен “Россия пенсионерлар берлеге” иҗтимагый оешмасы башлангычы белән оештырыла.

Бездә курслар белән Базарлы Матак урта мәктәбенең технология укытучысы Таисия Демидова җитәкчелек итте. Ул үз фәнен бик әйбәт белүче менә дигән педагог, киң күңелле ханым һәм игътибарлы әңгәмәдәш.

Таисия Васильевна ярдәмендә без үзебезнең участокта яшелчәләр һәм чәчәкләр үстерүнең төрле серләренә төшендек. Дизайн элементларын файдаланып, бакчада чәчәкләрдән һәм дару үләннәреннән торган матур почмаклар булдырырга өйрәндек. Үзебез үстерә торган үсентеләрнең дәвалау үзлекләре хакында мәгълүматлар алдык, аларны сәламәтлекне ныгыту өчен ничек файдаланырга икәнлеген белдек. Тырышканда, фантазияңне эшкә җиккәндә кул астындагы әйберләрдән дә бакчаны бик матур итеп бизәргә була икән бит. Гомумән, бу өч ай эчендә без үзебез өчен файдалы булган бик күп нәрсәләргә өйрәндек.

Мондый курслар кәефне дә күтәрә, яшәү дәрте өсти, күңелгә шатлык, оптимистлык бирә.

 

Галина Советникова, Вера Лычникова, Любовь Саранкина.

alki-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев