Ләкедә Питрауны бәйрәм иттеләр
Хәбәрләр

Ләкедә Питрауны бәйрәм иттеләр

Ул быел бигрәк күңелле үтте. Бәйрәм “Иганә” фольклор ансамбле сәламе белән башланып китте, дип хәбәр итә Сарман районы газетасы.

Казан кунаклары – “Бәрмәнчек” керәшен ансамбле чыгышы бәйрәмдә катнашучыларның кәефен тагын да күтәрде. Питрау - ул табигатьне олылау, аның нигъмәтләренә шөкерана кылу, матурлыкка мәдхия җырлау бәйрәме. Ул - игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә. Бу бәйрәм Татарстанның керәшеннәр яшәгән һәр җирлегендә үткәрелә. 
- Ел да, Сабантуйларын уздыргач, без Питрау бәйрәмен сагынып көтеп алабыз. Ул - керәшен халкының барлык матурлыгын күрсәтә торган бәйрәм. Бәйрәмгә килгән кунакларга, оештыручыларга рәхмәт, күңелле яллар телим, - диде район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Питрауга килгәннәрне сәламләп. 
Җыр-бию, уен-көлке белән үрелеп барды бәйрәм, сәүдә нокталары эшләде.  

Чыганак: Сарман районы газеты


Нет комментариев