Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ләке мәктәбе укучылары керәшен бәйрәмнәре буенча виртуаль экскурсиядә катнашканнар

Экскурсия өчен мәгълүмат төрле чыганаклардан, өлкәннәрдән сораштыру, шәхси күзәтүләрдән чыгып тупланган

Сарман районының Ләке авыл мәктәбендә керәшен бәйрәмнәре буенча “Гасырларны кичкән йолалар” исемле виртуаль экскурсия оештырылган. Әлеге чарада мәктәпнең барлык укучылары да катнашкан.

Качману, Май чабу, Олы көн, Питрау бәйрәмнәре тарихы, Ләкедә үткәрелү тәртибе турында мәгълүмат төрле чыганаклардан, өлкәннәрдән сораштыру, шәхси күзәтүләрдән чыгып тупланды. Бигрәк тә керәшеннәрнең бәйрәмнәреннән видеоязмалар, презентацияләр укучыларга бик ошады. Бәйрәм Клара Булатованың “Бәйрәмнәрне барлыйм” шигыренә нигезләнеп төзелде, уен-көлке, җыр – бию белән үрелеп барды. Соңыннан Олы көн (Пасха) бәйрәменең үзенчәлекле йоласы булган “Йомырка тәгәрәтешле” уены уйналды. Бу чара укучыларда туган илне ярату, гуманизм, милли үзаң тәрбияләүдә ярдәм булып тора, – дип сөйләде Валентина Такарликова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев