Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Елизавета Сергееваның балконында нинди могҗиза булган? - видео

"Балкон могҗиза"сын Елизавета Сергеева әйләнә-тирә мохиткә, табигатькә зыян китерми, дип саный

Карендәшебез Елизавета Сергеева ике ел рәттән балконында "Балкон могҗиза"сы сорты томатлары уңышы җыеп ала. "Узган елны томатларны 5 литрлы су савытларына уттырткан идем. Быел 10 литрлыларга утырттым. Орлыкларны февраль аенда чәчәм. Июнь аенда беренче уңышларын җыеп алам. Әлеге сорт аннан соң җәй буе томатлар бирә", - дип сөйләде ул. Кыш буе "бакчачы" Елизавета төрле яшелчә, җиләк-җимеш калдыкларын җыеп барып, черемә әзерли. Помидор орлыкларын чәчкәндә, әлеге черемәне савытлар төбенә бүлеп сала икән. Ул үсемлекләр өчен яхшы ашлама буларак хезмәт итә, ди карендәшебез. Елизавета Сергеева фикеренчә, шундый ысул белән яшелчәләр утырту экология өчен дә бик файдалы. Әлеге эшләре әйләнә-тирә мохиткә, табигатькә зыян китерми, ди ул.

Балкон могҗизасы (балконное чудо) - карлик помидор. Орлыкны дөрес сайласаң, өйдә тәрәзә төбендә үстереп була. Үсемлек аз урын били, әрсез, яхшы уңыш бирә. Сортның үзенчәлеге - томатларны кышка суыткычка туңдырып куярга була, йомшагы сусыл һәм тәмле саклана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев