Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әүлия акыллы кеше. Григорий Родионов турында истәлекләр

Казанда 5 апрель көнне “Идел буе халыкларның тарихи һәм мәдәни әхлакый кыйммәтләре” дип аталган төбәкара фәнни-тикшеренү конференциясе узды

Анда Гөргөринең чордашлары, артистлар, укытучылар катнашты. Конференциядә Григорий Родионовны сагынып искә алдылар.

Салган орлыклары үсә

Г.Кариев исемендәге театр директоры, шагыйрә Луиза Янсуар:

– Мин Гәрәй абыйга төрлечә эндәшеп йөрдем. Баштарак, яшьрәк чагымда абый дидем, ә инде аннары дәдәй дип үзебезчә, якын күреп эндәштем. Иҗатының яратылуы, салып калдырган орлыкларының, шулай үсеп дәвам итүе; тирәнрәк үтеп кереп, киләчәккә тапшырылуы – олы бәхет. Киләчәктә мондый конференцияләр, кичәләр күбрәк булсын иде. Аның эшен дәвам итүчеләр үзебезнең керәшеннәр арасыннан да пәйда булса, зур горурлык булыр иде.

Гади дә, дәүләти дә уйлый белә иде

Казан (Идел буе) федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы профессоры, академик, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, филология фәннәре докторы Хатыйп Миннегулов:

- Конференцияне матур итеп “Айбагыр” ансамбле керәшен йолалары күренеше, җырулары белән башлап җибәрде. Мин бер мизгелгә бала чагыма кайттым кебек. Үсмер чакларым хәтергә төште. Чөнки мин Зәй районындагы яртысы – татар, яртысы керәшен булган Апач авылында туып-үстем. Күрше Пидәр авылы мәктәбендә белем алдым. Керәшеннәрнең моңы, аларның җырлары, йола-гадәтләре минем үземнеке кебек.

Бу дөньяда кешеләр күп, әмма шәхесләр санаулы. Шушы аз гына булганнары арасында, Григорий Родионовны шәхесләрнең шәхесе, дисәм дә дөрес булыр. Без инде аның белән студент вакытлардан ук таныш, һәрвакыт очрашып, күрешеп тордык, артык якынаеп та китмәдек, ерагаймадык та. Мин аның эшчәнлеген, иҗатын күзәтеп тордым, аның үзенә генә хас дөньясы бар, кабатланмас шәхес, күпкырлы талант иясе булды ул. Аның тагын бер ягын әйтеп китми булмый, ул нинди генә авыр чаклар булмасын, кешегә сиздерми иде. Юмор хисле, кешене мәзәкләре белән тынычландырырга, күңелсез хәлләрне мизгелгә генә булса да оныттырырга тырышты. Ул бик күп урыннарда эшләде, белмәгән кешесе юк иде, аны Казан гына түгел, Мәскәүдә дә танучылар күп булды. Шуңа күрә, аның исемен үзәккә куеп, махсус чаралар уздыру, бик тә уңай дип саныйм. Әлеге чаралар аның якыннары, дуслары өчен генә түгел, ә киләчәк буын өчен, халкыбыз өчен кирәк. Ул гади дә, дәүләти дә уйлый белә иде

Үлемне көтеп алмыйлар

Шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәдиф Гаташ:

Болыннарда атлар табырлаган,

Бер җыр ишетелә табуннардан:

«Дөрләп яна каен тузлары,

Бездән әле яшьлек узмады…»

Йөрәк кагып ярсу атлар килә,

Яшь егетнең җыры ишетелә:

“Җигә белсәң ияр тузмый ул,

Картаймасаң, яшьлек узмый ул”.

Болыннарны атлар табырлаган,

Бер җыр ишетелә табуннардан:

“Нык җигелгән ияр тузмый ул,

Чәч агара яшьлек узмый ул”.

Григорий Родионовның беренче иҗат ителгән шигырьләреннән берсе. Чынлап та, иярләр дә туза, яшьлекләр дә уза икән. Без инде өлкән буын язучылары. Арабыздан киткәннәр дә шактый. Ләкин, Гәрәй Рәхим оптимистик рухта: “Яшим, тир түгәм рәхәтләнеп, кирәк булса кан да түгәрбез” дигән иде. Үлемне беркем дә көтеп алмый. “Үлемне дә кызык итәрбез, аңа түгел, җиргә китәрбез” дип язган иде ул бер шигырендә. Ул безнең күңелләрдә тере, чын мәгнәсендә, тормышчан, сөйкемле, гаҗәеп җор телле, кешеләрне яратучы бер кеше иде.

Әүлия акыллы кеше

– Татарстанның халык артисты Галина Казанцева:

- Гөргөринең юмор хисле булуын сөйлисем килә минем. Аның мәзәк итеп кенә сөйләгән төрткеле сүзләренә беркем дә ачуланмый иде. Ул сөйләгән мәзәкләр йөрәккә май булып ята, кешедән көлми, чын мәгънәсендә күңелне күтәрә белә иде.

Бәләкәйдән мин романнар, әсәрләр, шигырьләр укырга яраттым. Шулар арасыннан иң ошаганы – шигырьләр. Аларда эшләнеп беткән, түгәрәк фикерләр әйтелә. Менә шундый нечкә хисле, дөрес фикер йөртүче кешеләрне мин консерваториядә укыганда очраттым. Гөргөри дәдәй шундыйларның берсе иде. Ул акыллы, һәрвакыт ачык йөзле булып истә калыр, исеме безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр. Мәрхәмәтле кеше булды ул. Аның балаларына, гаиләсенә мөнәсәбәте дә хөрмәткә лаек. Керәшеннәр арасында шундый кешене “әүлия акыллы кеше”, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев