Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Людмила Аланлы: Тукай премиясенә Макаров лаеклы

Татарстан язучылар союзы члены Людмила Аланлы Тукай премиясенә кандидат карендәшебез Геннадий Макаровның үзе һәм эшчәнлеге турында сөйләде.

2023 елда Габдулла Тукай премиясенә кандидатлар исемлегендә күренекле карендәшебез Геннадий Макаров исемен күрү минем өчен шатлык һәм горурлык булды. Быел, Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителгәндә, бу олы бүләккә ул, һичшиксез, лаек дип саныйм. 

Геннадий Михайлович мине үзенең эшчәнлеге һәм гадилеге белән сокландыра. Аны беренче мәртәбә 2002 елда, Казан дәүләт педагогика унверситетының музыка факультетында укыганда күрдем. “Керәшен яшьләрен ансамбльгә чакырам”, – дип, ул безнең факультетка килгән иде. Репетициягә дәште, көнен дә билгеләде. Ул әйткәннәрне мин үземә язып куйдым. Шатландым, әлбәттә. Миңа кызык тоелды. Керәшен яшьләреннән кемнәр килер? Нинди җырлар өйрәнербез икән? Шундый уйлар белән килдем. Репетицияләр консерватория бинасында үтә, моңарчы беркайда да ишетелмәгән, үзенчәлекле өр-яңа җырлар өйрәтә иде ул безгә. Минем аларны гомумән дә ишеткәнем юк иде. Репертуарыбыз шактый тулылангач, Олы көнгә, Рождествога һәм башка бәйрәмнәргә багышланган концертлар белән чыгыш ясадык. Геннадий Макаров оештырган шушы кечкенә генә “Бәрмәнчек” студентлар ансамбле 2008 елда дәүләт ансамбле статусына иреште.

Студент чакта репетицияләргә йөргәндә Оксана Дмитриева, Алексей Савельев, Сергей Гладков, Вера Җиһаншина белән таныштым. Оксана Дмитриева белән иҗади дуслыгыбыз хәзер дә дәвам итә, уртак җырларыбыз бар. Бүгенге уңышларыбызда безгә керәшен җыр сәнгате дөньясын ачкан остазыбыз Геннадий Макаровның да өлеше бар дип саныйм.

2005 елны университетны тәмамлаганда, диплом эшемнең темасы итеп керәшен җыруларын мәктәп балаларына өйрәтүне сайладым. Геннадий Михайлович туган авылымның халык авыз иҗатына игътибар бирергә, керәшен җыруларын диплом эшенә кертергә киңәш итте. Ул чакта нибары бер ападан гына җырулар яздырта алсам да, моның никадәр вак, җитди һәм җаваплы эш икәненә төшендем. Ә Геннадий Михайлович йөзләгән кеше белән очрашып, энҗе-мәрҗәннәрдәй төрле тарафка сибелгән күпме җыруны туплый алган! Ул әле кассета белән уйнатыла торган зур магнитофоннар, шнурлы микрофоннар күтәреп йөргән заман булган. Халыктан яздырып алган җыруларны эшкәртеп, ноталарга сала, аларны туплап, күпсанлы китаплар бастырып чыгара ул.

Җырулар, бию-уеннарны берәмтекләп өйрәнү белән беррәттән, Геннадий Макаров керәшеннәрнең төрле төбәкләрдәге сөйләм үзенчәлекләрен дә язып ала, милли киемнәргә зур игътибар бирә. Думбыра, гөслә, сызгычлы кубыз, нугай курае кебек борынгы уен коралларын барлап, өйрәнеп, үз куллары белән ясый.

Геннадий Макаров – халкыбызның зур кыйммәткә ия әдәби-мәдәни мирасын саклап калучыларның берсе. Ничәмә-ничә еллар ул илебезнең төрле төбәкләренә сибелгән керәшеннәрнең мәдәни мирасын өйрәнә. Шул максаттан ул Кострома, Әстерхан, Удмуртия, Башкорстан, Чувашия, Мордовия, Оренбург, Самара, Ульяновск, Пенза, Чиләбе, Екатеринбург, Пермь һәм башка төбәкләрдә фольклор экспедицияләрдә була.

Керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле дә ул халыктан яздырткан җыруларны үз репертуарына ала. 2016 елда мин, ТНВ каналы белән берлектә, керәшен җыруларыннан торган концерт яздырдым. Анда, нигездә, Геннадий Михайловичтан өйрәнгән җырулар башкарганмын икән бит. Ул концертны әзерләргә үзе дә нык ярдәм итте, җырларны яздыруда булышты, киңәшләрен бирде.

Озак еллар Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләгән Геннадий Макаров– сигез китап, йөздән артык фәнни мәкалә авторы. Мәсәлән, 2014 елда чыккан “Керәшен мәдәнияте” китабында этнографик экспедицияләрдә язып алынган дини фольклор җыру-көй үрнәкләренең текстлары, ноталары урын алган. Бу җыентык гомуми белем бирү уку йортларында, атнакөн мәктәпләрендә төрле бәйрәмнәр, тематик кичәләр, концертлар әзерләүдә ярдәмлек булып тора. “Нагайбәк халык җырлары”, “Милли моңнар”, “Татарстанның көньяк-көнчыгыш җирлегендә яшәгән халык музыкантлары” һәм башка китаплары – Геннадий Макаровның күп еллык фидакарь хезмәте нәтиҗәсе.

Карендәшебез, танылган галим, сәнгать фәннәре кандидаты, Казан консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыка белеме кафедрасы доценты, Россия композиторлар союзы члены, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Михайлович Макаров – Тукай премиясенә иң лаек шәхес.

Людмила АЛАНЛЫ,

Татарстан язучылар союзы члены.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев