Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Людмила Аланлы: «Мәхәббәт иҗатка илһамландыра»

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә шагыйрә Людмила Аланлының иҗатына багышланган “Күңелемә кояш элдем” исемле әдәби-музыкаль кичә узды.

Кичәдә Олег Фазылҗанов, Артем Пискунов, Резеда Сәлахова, Айдар Фатхрахманов, Оксана Дмитриева, Игорь Дмитриев, шулай ук, Людмила Аланлының иҗатын сөючеләр катнашты.

Людмила Аланлы 1981 елда Лениногорск районының Федотовка авылында туган. Авыл мәктәбен тәмамлагач, Лениногорск педагогика училищесында укыган. Аннан соң Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетының музыка факультетын бетергән. 1996-2000 елларда “Чишмә” әдәби-иҗат берләшмәсендә каләмен чарлый, сәләтен үстерә. 2000 елда Лениногорск шәһәре типографиясендә “Беренче кар” исемле тәүге шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Тумышы белән Лениногорск районыннан булса да, иҗаты Әлмәткә дә барып тоташа. Бүгенге көндә шагыйрә Әлмәттә яшәп иҗат итә.

Шагыйрәнең тормышында әдип Гәрәй Рәхим зур роль уйнаган. Моны Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила БЕЛОУСОВА да әйтеп үтте:

– Людмила халкыбызның асыл заты, Гәрәй Рәхимнең авылдашы һәм укучысы. Шагыйрәнең әбисе Григорий Васильевичның укытучысы да булган әле.

Безнең Җырчы Җәкәү йорты өчен Людмила бик якын. Казанда укыганда, керәшеннәрнең яшьләр оешмасы үткәргән чараларда актив катнашты, “Бәрмәнчек” төркемен җитәкләгән Геннадий Макаровта укып чыкты. Талантлы кеше һәрьяклап талантлы була, дип, белеп әйтәләр. Үзе шагыйрә, җырлар авторы, шул ук вакытта әни, яраткан һәм яратылган хатын, чибәр ханым. Җырчы Җәкәү йортында беренче генә кичәсе уздырылуы булмасын. Татарстаныбызның асыл затларын бергә күтәреп күрсәтә белик.

Людмила Аланлының профессиональ иҗат эшчәнлегенә бәя бирү, аның зур бәйрәме белән котлау өчен Татарстан язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары, шагыйрә Илсөяр ИКСАНОВАга сүз бирелде.

– Людмила ханымны матур иҗат кичәсе белән чын күңелдән котлыйм. Ул безнең күркәм лирик шагыйребез. Аның шигырьләре җырлап тора. Мөгаен, шигырьләре җырлап туа торгандыр. Табигатьтән күңеленә салынган моң, музыкаль сәләт аны автор-башкаручы буларак та танытты. Шигырьләрендә дөнья, тормыш турындагы уйлануларның якты һәм өметле булуы да укучыны нәкъ шушы яктан җәлеп итәдер. Бүгенге катлаулы, борчулы дөньяда, кешегә җан җылысы һәм өмет кирәк булган чорда, Людмила үзенең иҗаты белән кешеләрнең күңелләренә нур сала, пессимистик рухтан коткара. Аланлының иҗаты лирик шигырьләр белән генә туктап калмаячак, мин моны сизәм. Иҗади уңыш юлдаш булсын. Яңа үрләр, яңа биеклекләр, яңа киңлекләр телим.

Шагыйрә иҗатының төп темасы – мәхәббәт.

– Мәхәббәт булганда гына шигырьләр, көйләр языла. Кешенең күңелендә мәхәббәт юк икән, бушлыкны бернәрсә белән дә тутырып булмый. Тормышны, табигатьне, әти-әнине, якыннарыңны ярату булганда гына иҗат итәсе килеп тора, – ди Людмила Аланлы.

Кичәдә Гәрәй Рәхимнең сүзләренә язылган “Син аңларсыңмы икән?” җырының премьерасы булды. Җыр көй авторы Людмила Аланлы башкаруында яңгырады. Шулай ук, бәйрәм дәвамында шагыйрәнең иҗат җимешләренә яңа язылган җырлар тәкъдим ителде. Юрий Гордеев “Синең өчен” шигыренә көй язып, Олег Фазылҗанов аны беренче тапкыр тамашачы каршында җырлады. Артем Пискунов та кунакларга бүләк әзерләп килә, хәтта, Людмила Аланлы өчен дә артистның чыгышы көтелмәгән бүләк иде. Кәрим Тинчурин исемендәге театр артисты “Бәхетнең күлләре”нә үзе көй язып, гитарада уйнап җыр башкарды. Иҗат кичәсе “Керәшен карендәшләрем” җыры белән тәмамланды.

Фото: Илүзә Галиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә, шагырә, автор-башкаручы Людмила Аланлының иҗатына багышланган Күңелемә кояш элдем" исемендә үткән әдәби-музыкаль кичә чын мәгънәсендә исеме җисеменә китерелеп үтте. Кичәгә килгәндә кемнеңдер күңел кояшы болытлар арасында булган булса..., ул чын мәгънәсендә кояш нурларының җылысын тоеп, яшәешькә карашын үзгәртеп, Людмила Аланлының иҗатына сокланып, яшәү көчен арттырып, яңа омтылышларга көч алдыдыр.Без, кичәгә килгәннәр исеменнән Людмила Аланлыга һәм кичәне оештыруда өлешләрен керткән һәрбер иҗат эшлеклесенә, Яков Емельянов мәдәни үзәк җитәкчеләренә бетмәс рәхмәтебезне белдерәбез. Сәламәт булыйк, сезгә бетмәс Илһам, иҗади уңышлар телибез.

    • аватар Без имени

      0

      0

      МОЛОДЦЫ !!!