Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Любовь Павлова: Йортымны 60 гөл бизи

Кукмара районының Үрәсбаш авылыннан Любовь Павлова гөлләр үстерү серләре турында сөйләде.

Әй, гөлләрем, гөлкәйләрем, 

Яратыр идем кочып, 

Йөрер идем арагыздан, 

Күбәләк булып очып...   

 Әйе, минем иртәләрем шушы җыр сүзләре белән башланып китә. Чөнки минем алтмыш гөлем бар. Алар һәрберсе үзләрен назлаганны, иркәләгәнне ярата. Шуңа күрә дә алар ел дәвамында шау чәчәктә утыралар. Гөлләремнең тегесен яки монысын аерып яратам дип әйтә алмыйм, аларның барысын да бертигез күрәм.

Кыш ае башлануга, минем бегонияләрем, йокыларыннан уянып, шау чәчәккә күмеләләр. Мин аларны аерым бүлмәгә күчерәм. Яз башына кадәр бер-бер артлы чәчәк атып бетергәч, икенче бүлмәнең тәрәзә төпләренә ял итәргә урнаштырам.

Бегонияләрдән соң, фиалкаларым баш калкыта һәм чәчәк ата башлыйлар. Алар бегонияләр урынын алалар. Быел фиалкалар ике тапкыр чәчәк атып мине сөендерделәр. Глоксения, хризантема һәм башка гөлләрем үзләренең искиткеч матурлыклары белән мине куандыралар.

“Гөлләрең гел шау чәчәктә утыра. Сере нәрсәдә?” – дип сорый дусларым. Аның сере гади: бөтен җаның-тәнең белән яратып, тәрбияләп үстерергә кирәк. Мин гөлләремнең төпләрен һәрдаим йомшартып торам, чөнки тамырлары һава суларга тиеш. Яз ае җитүгә, балчыкларын алмаштырам, күчереп утыртам. Айга ике тапкыр витамин белән тукландырам.

Гөлләрем мине тынычландыралар, миңа рухи көч бирәләр. Эшемә киткәндә мин алар белән саубуллашсам, ә кайтып кергәндә күзләрем белән аларны назлап, иркәләп чыгам. Менә шундый сихри көчкә ия минем гөлләрем-гөлкәйләрем.

Любовь ПАВЛОВА,

Кукмара районының Үрәсбаш авылы балалар бакчасы мөдире.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев