Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лилия Шәрипова: “Ләкенең Питрау мәйданы наратлар кочагында утырыр”

Сарман районының Ләке авыл җирлеге башлыгы Лилия Ивановна – елларның үтеп киткәне һәм яңасы уңаеннан...

– Безнең җирлек дүрт авылны берләштерә: Ләке, Дружба, Ферма Сәвекле һәм Җәзекәү. Кызганыч, кайчандыр гөрләп торган Җәзекәүдә хәзер бер кеше дә калмады. Игәнә елгасы буенда, табигатьнең иң матур урынындагы авыл иде. Аның чиркәве генә исән – республиканың тарихи-архитектура һәйкәлләреннән исәпләнә ул. Менә шул Җәзекәү янәшәсендәге диңгездәй киң Игәнә елгасының гидротехник корылмасына 2022 елда  капиталь ремонт ясалды. Әлбәттә, республика бюджеты исәбенә.

Ферма Сәвекледә дә җиде генә кеше тора хәзер. Безнең җирлектәге 218 хуҗалыкта барлыгы 392 кеше яши.

2022 елда халыктан җыелган үзара салым акчасына дәүләттән бирелгәнен дә кушкач шктый булды. Ул акчага байтак кына эшләр башкара алдык. Мәсәлән, Ләкенең үзендә зират коймасын яңарттык, аның печәнен чабу өчен “бензокосилка” алдык. Чишмәнең тирә-ягын төзекләндердек. Питрау бәйрәмен дә зурлап уздырдык. Өлкәннәр көнен, инвалидлар ункөнлеген дә тиешле дәрәҗәдә оештырырга тырыштык: бүләкләр салынган пакетлар алып, авыл җирлегендә яшәүчеләрне котладык.

Дружба авылында да зиратка бара торган юлдагы күперне ремонтладык.

Питрау мәйданының әйләнә-тирәсенә 2021 елда утырткан нарат үсентеләре дә әйбәт кенә үсеп китте. Аларын да карап, тәрбияләп торырга кирәк бит. Питрау мәйданыбыз наратлар кочагында утыруы – күптәнге хыял, ниһаять, тормышка ашыра башладык.

Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасының волейбол буенча республика ярышында безнең Сарман хатын-кызлар командасы беренче урынны яулады. Команда капитаны буларак, минем өчен бу – зур җиңү, елның иң истәлекле вакыйгасы...

2023 елда да эшләр җитәрлек. Иң зур эшләрнең берсе – 2 километр озынлыкта су торбаларын алмаштыру. Бу дәүләт программасы нигезендә эшләнәчәк. Ләке һәм Дружба авылларында халык җыеннары уздырып, үзара салым акчасын кеше башыннан 300әр сум җыярга дигән уртак фикергә килдек. Максат – җирлек халкының көндәлек тормышын бер җайга гына алып бару, тиешле уңайлыклар тудыру. Җирлек җитәкчелеге, активистлар, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укытучылары һәм укучылары – барыбыз бергә эш иткәндә генә авыл тормышын яхшыртып булачак. Үзебезнең борынгыдан ук килгән йолаларыбызны, гадәтләребезне, җыруларыбызны саклап калып киләчәк буыннарга тапшыруда иң зур рольне авыллар һәм шул авылларда яшәүче кешеләр уйный, дип беләм. Бу уңайдан, Ләкенең Раилә Асанова җитәкчелегендәге “Игәнә"” ансамбле һәм Римма Тимирова җитәкли торган “Айбагыр” керәшен балалар коллективын мисалга китерергә була.

Керәшен авыллары булганда, халкыбызның бай мирасы, культурасы сакланыр дигән якты өметләр белән башлыйбыз 2023 елны. Мобилизацияләнгән егетләребез исән-сау йөреп кайтсыннар, балаларыбыз мәктәпләрдә белем алсын, кешеләр эшле булсын, кырларда игеннәр күкрәп уңсын, табыннар мул, дөньялар тыныч булсын. Яңа ел белән, карендәшләр!

                                                                                                

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев