Лидия Иванова:  “Туганайлар”ым илебез халкын татулыкка, бердәмлеккә өнди
Хәбәрләр

Лидия Иванова: “Туганайлар”ым илебез халкын татулыкка, бердәмлеккә өнди

Лидия Ивановна Зәй районының Түбән Биш авылында туган. Хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәрендә яши.

“Үзебезнең, керәшен газетасының булуы минем өчен зур сөенеч! Газетада керәшеннәр арасыннан чыккан билгеле шәхесләр, язучылар, артистлар, үзешчән сәнгать коллективлары, аларның иҗаттагы уңышлары, проблемалары турында да күп языла.

Ул – безнең илебез халкын татулыкка, бердәмлеккә өндәүче “Туганайлар”ы. Укучыларының күңелләрен яктылыкта, җылыда тотып, шатлык, яшәү көче остәүче; халыкка көндәлек олы ярдәмче, телебезне, йолаларыбызны саклаучы якын дус”, – дип үз фикерләрен белдерде Лидия Ивановна.

2024 елның беренче яртыеллыгы өчен, «Туганайлар» газетасына 2-12 октябрьдә арзан бәядән (536 сум 76 тиен) язылырга була.


Нет комментариев