Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лидия Әхмәтова: «Талантың юк, җырчы була алмыйсың», – диделәр»

Татарстанның – халык, Россиянең атказанган артисты, профессор Лидия Әхмәтованың җырчы булырга теләвен белгәч, сыйныф җитәкчесе әнә шулай дип җавап бирә.

Остазының бу сүзе Лидиянең теләген сындыра алмый.

Әле күптән түгел Филармония залында юбилей кичәсен билгеләп узган артисткага "Ирек мәйданы" газетасы журналисты Лилия Йосыпова сорау бирә: 
"Күз тимәсен, гел матур торасыз, яшь күңелле, позитив сез! Бер дә 60 яшьне биреп булмый".

Лидия Алексеевна болай дип җавап кайтара:

"Алай димәс идем (көлә). Ябык та түгелмен. Кәнфит, перәннекләргә исем китми. Җиләк-җимеш, яшелчә белән тукланырга яратам. Гел хәрәкәттә булырга тырышабыз. Ирем Рөстәм белән бассейнга йөрибез, гимнастика ясыйбыз.
Яздан бакча эшләре белән мәш киләм. Җирдә казыну, төрлесен үстерү ошый. Беренче кар төшкәнче түтәлдән үзебезнең петрушканы өзеп ашыйбыз. Помидор, кыяр, борычны күп үстерәм. Әрәм итмим, барысын да консервлыйм, төрле салатлар ясыйм. Кыш буе ашыйбыз. Тозлы кыяр кушып винегрет, солянка, башка ризыклар әзерлим."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев