Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лиана Антонова: “Җиңүләр җиңел бирелми”

“Кряшен чибяре-2021” белән әңгәмә

Сарман районының Ләке авылы кызы, “Кряшен чибяре-2021” титулын яулаган Лиана Антоновага яшьтәшләренең күпчелеге сокланып, кызыгып һәм, бәлки, бераз көнләшеп тә карыйдыр... Лиана бүгенге көндә тормышының иң матур бәйрәменә әзерләнеп йөри. Нинди бәйрәмгә икән? Ул хакта Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең өченче курсы студенты Лиана белән уздырган әңгәмәне укыгач белерсез.

– Лиана, конкурста синең бу ничәнче тапкыр катнашуың иде?

– Өченче тапкыр катнаштым. Ике тапкыр катнашып призлы урыннар алган идем.

– Бу юлы да призлы урында гына калырмын яки бөтенләй җиңүчеләр рәтенә кермәм дип курыкмадыңмы?

– Ниндидер курку булды. Ләкин бу юлы мин үз-үземә ышандым. Үземнең җиңүчеләр рәтендә булачагымны белдем.

– Әгәр дә титулны бу юлы да алып булмаса, дүртенче тапкыр катнашыр идеңме?

– Юк, катнашмас идем.

– Таҗ өчен көч сынашырга бик матур һәм сәләтле кызлар җыелган иде. Конкуренция көчле булдымы?

– Алдагы елларда әллә үзем кечерәк булгангамы, башка конкурсантлардан курку бар иде. Быел бөтен кызлар белән дә бер дулкында булдык, шуңа күрә дә конкуренция сизелмәде. Барыбыз да бертигез кебек тоелды.

– Үзеңне “Кряшен чибяре” дип игълан иткәч, нинди хисләр кичердең?

– Башта – Мамадыш күләмендәге “Кряшен чибәре”нә һәм икенче, өченче урыннарны алган кызларга бүләкләр бирделәр. Ул минутларда бик нык дулкынландым. Алып баручы “Кряшен чибяре-2021”не игълан иткәндә миңа карагач, бераз ышанмый тордым. Таҗны башыма кидерткәндә, күзләремә яшьләр тулды.

– Укучыларыбыз арасында да киләчәктә “Кряшен чибяре” булырга теләүчеләр аз түгелдер. Ул кызларга нинди киңәшләр бирер идең?

– Беренчедән, үзеңнең сәләтләреңне ачарга кирәк. Икенчедән, курыкмаска. Беренче тапкырында булмаса, икенчесендә, өченчесендә уңышка ирешергә мөмкин. Беренче җиңелүдән соң тукталып калмаска. Җиңүләр җиңел бирелми. Әгәр дә теләгең бар икән, алга барырга кирәк.

– Син видеовизиткаңда “Ходай өчлекне ярата” дип әйткән идең. Үзең дини кешеме?

– Әйе. Һәрбер ялда чиркәүгә йөрмәсәм дә, бәйрәмнәрдә, буш вакытымда кереп чыгарга тырышам.

– Әти-әниең кемнәр синең? Син гаиләдә бердәнбер баламы?

– Юк. Сеңлекәшем белән энекәшем бар – Денис һәм Оксана. Оксана шәфкать туташы булып эшли. Денис тугыз классны тәмамлады, Түбән Кама шәһәренә укырга китәчәк. Әтием – Юрий. Ул авыл мәдәният йортында директор булып эшли. Әни – Римма. Ул – мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе.

– Син консерватория студенты һәм сольно җырлап та йөрисең әле. Киләчәктә кайсы профессияне сайларга җыенасың: педагогмы яки җырчымы?

– Кечкенәдән балалар бакчасында тәрбияче булып эшләргә теләдем. Үсә төшкәч, математика укытучысы буласым килде. Математиканы әйбәт белә идем. Колледжга кердем. Җырчы буласым килде. Консерватория дә укый башлагач, музыка мәктәбенә укытучы булып эшкә урнаштым. Шуңа күрә хәзер педагог та буласым, җырлап та йөрисем килә. Бу  ике профессияне берләштереп була. Бер-берсенә комачау итми.

– Йөрәгең буш түгел дип беләм. Тиздән кияүгә чыгарга җыенасың дип ишеттем. Дөресме?

– Әйе, Алла бирсә, 21 августта туебыз булачак.

– Булачак ирең керәшенме?

– Әйе. Исеме Владимир. Ул – Тукай районының Мәләкәс авылы егете.

– Аның белән ничек таныштың?

– Без Алабуга шәһәренең мәдәният һәм сәнгать колледжында бергә укыдык. Беренче курста укыганда, ярты елдан соң, ул  безгә Яр Чаллының төзелеш колледжыннан күчте. Аңа Алабугадагы колледжга керергә киңәш иткәннәр. Безгә күченер алдыннан ул колледжны карарга, укучылары һәм укытучылары белән танышырга килгән. Шунда мине күреп алган һәм ошатып калган. Әле очраша башлаганчы өч айлап минем арттан йөрде. Шуннан соң гына очраша башладык. 2020 елның декабрендә, Яңа ел алдыннан тәкъдим ясады.

– Иң зур хыялың?

– Туганнарым сау-сәламәт булсыннар. Аннары, киләчәктә үземнең җырымны яздыртырга һәм зур сәхнәгә чыгарга телим.

– Җавапларың өчен рәхмәт! Уңышлар сиңа!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев