Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әлбәдәндә Пётр Гавриловның 120 еллыгын онлайн-концерт белән билгеләп үттеләр - фото, видеорепортаж

Авылда төзеләчәк мемориаль комплексның презентациясе булды

Бүген, 30 июнь, Советлар Союзы Герое, Брест крепостеның легендар сакчысы Пётр Гавриловның тууына 120 ел уңаеннан, Питрәч районы Әлбәдән авылында "Безнең герой" дип исемләнгән онлайн-концерт оештырылды.

Узган ел Питрәч районы “Форпост” үзәге директоры, “Әлбәден” хәрби уеннар фестивале проекты авторы Наилә Тазиева белән геройның 120 еллыгы уңаеннан планлаштырылган чаралар турында сөйләшкән идек. “2019 елның 22 июнендә гитлерчылар һөҗүм итүе, икенчесе майор Гаврилов җитәкчелегендә Брест крепостен ничек саклаулары күрсәтелгән иде. Икенче елга сюжет дәвам ителәчәк. Брест крепостенең урта өлеше төзеләчәк һәм 1944 елда безнең гаскәрләрнең Брест крепостен алуы тасвирланачак. Бүгенге көндә Пётр Гавриловның туганнары белән элемтәдә торабыз. Бу зур чарага аларны чакырасыбыз килә”, - дип сөйләгән иде Наилә Тазиева. Коронавирус пандемиясе оештыручыларның планнарына шактый гына үзгәрешләр керткән. Геройның 120 еллыгы онлайн-форматта үтте.

Чарага Питрәч районы Башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хабибуллин, Казан шәһәреннән Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының Башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова, “Бәрмәнчек” дәүләт ансамбле директоры Артур Поляков, Питрәч районы керәшен оешмасы җитәкчесе Лидия Пронина, Питрәч мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Фазулҗанов, “Туганайлар” газетасы баш редакторы Юлия Губина, “Бәрәкәт” керәшен яшьләре хәрәкәте җитәкчесе Алексей Дмитриев килгән иде.

Людмила Белоусова Питрәч районында геройның истәлеген саклаулары, 2010 елда музей ачулары һәм Пётр Гавриловның батырлыгын бөтен Россияга популярлаштырулары өчен рәхмәтен белдерде. Ул Республика керәшен иҗтимагый оешмасы исеменнән музейга ноутбук һәм керәшен мәдәнияты буенча китаплар тапшырды.

Кунакларга сугыш елы җырларыннан һәм шигырьләреннән торган концерт күрсәттеләр. Шуннан соң, Герой исемендәге музейда Әлбәдән авылында төзеләчәк мемориаль комплексның презентациясе булды.

 

Фото: Алексей Дмитриев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев