Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әлбәдәндә республикакүләм чара оештырылды - фоторепортаж

28 сентябрь көнне Әлбәдән авылында Советлар Союзы герое Пётр Гаврилов хөрмәтенә Татарстан Республикасы "Десантчылар Союзы" күчмә кубогы өчен Республика хәрби-патриотик клублары һәм берләшмәләре арасында спорт беренчелеге узды. 

“Әлеге урын очраклы гына сайланмады. Әлбәдән – Брест крепосте сакчысы Пётр Михайловичның туган авылы. 21-23 июнь көннәрендә әлеге урында “Әлбәдән” хәрби уеннар фестивале оештырган идек. Фестивальдә ике сугыш күренеше чагылдырылды. Беренчесе иртәнге 4тә 1941 елның 22 июнендә гитлерчылар һөҗүм итүе, икенчесе майор Гаврилов җитәкчелегендә Брест крепостен ничек саклаулары күрсәтелде. Чара зур масштаблар белән узды. Ул көннәрдә бирегә 150 реконструктор, Россиянең 15 регионыннан 8000 кунак җыйдык. Бүген без Россия “Десантчылары Союзы” белән берлектә әлеге эшне дәвам итәргә уйладык”, - бу турыда Питрәч районы “Форпост” үзәге директоры, “Әлбәдән” хәрби уеннар фестивале проекты авторы Наилә Тазиева сөйләде. 

Наилә Тазиева сүзләренчә “Әлбәдән” хәрби уеннар проекты үсеш юлында. Күптән түгел әлеге проект Russian Event Awards Урал һәм Идел буе федераль округларының халык премиясенең финалына узган. Икенче елга Бөек Ватан сугышы тәмамлануына 75, ә Советлар Союзы герое Пётр Гавриловның тууына 120 ел була. Шул сәбәпле Әлбәдән авылында зур чара әзерләнә. “Икенче елга сюжет дәвам ителә. Брест крепостенең урта өлеше төзеләчәк һәм 1944 елда безнең гаскәрләрнең Брест крепостен алуы тасвирланачак. Бүгенге көндә Пётр Гавриловның туганнары белән элемтәдә торабыз. Бу зур чарага аларны чакырасыбыз килә”, - дип өстәде Наилә Тазиева. 

Әлбәдән авылы янында 9 пунктан торган уен мәйданы әзерләгәннәр иде. Каршылыклар полосасы, эстафета, корал җыю, сүтү, мылтыктан ату, пычак ыргыту, турникетта күнегүләр ясау, противогаз киеме кию һ.б. Һәрберсендә Мамадыш, Тәтеш, Питрәч, Казан шәһәрләреннән килгән командалар үз хәрби осталыкларын күрсәтәләр. Бар нәрсә дә вакытка эшләнелә. Вакыт аралыгына кермичә калсаң, ялгыш җибәрсәң штраф та билгелиләр. Шуңа игътибар иттем, һәрбер командада да кызлар бар. Ләкин һәрбер кеше өчен дә таләпләр бер төрле куелган иде. Биредә дә кызлар ир-егетләр белән тигез шартларда көрәште. 

“Чара яшь буынга спорт белән яшәү рәвеше булдыру, ватаныбызның тарихын белсеннәр өчен үткәрелә. Кагыйдә буларак, барлык катнашучылар да хәрби-патриотик клубларда торалар, алар белән хәрби-һава гаскәрләре ветераннары шөгыльләнә. Уку елы дәвамында курслар узалар, күбесе хәрби палаткалы лагерьларга бара”, - дип сөйләде Татарстан Республикасы “Десантчылар Советы” җитәкчесе Юрий Суворов. 

Катнашучылар Пётр Гавриловның шәхси әйберләре сакланучы музейда да булдылар. Биредә аларга геройның биографиясенә багышланган экскурсия оештырылды. Соңыннан алар музейда алган мәгълүматлар буенча викторина үтте. 

Бу чара Татарстанда өченче тапкыр оештырыла. Узган елларда Тәтеш районыннан килгән команда җиңү яулаган. Быел күчерелмә кубокны Казаннан килгән команда алып китте. 

Чара турында тулырак, Әлбәдән музее, Пётр Гавриловны шәхси белгән Анна Богомолова белән әңгәмәне “Туганайлар” газетасының киләсе санында укыгыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев