Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лариса Кибякова: “Парсызлар калмады” ФОТО

17 февральдә Балык Бистәсе Кызыл-Йолдыз авылының мәдәният йортында гашыйклар көненә багышланган "Үз парыңны тап" дип исемләнгән кичә булып узды.

Чарада Алан-Полян, Кызыл-Йолдыз, Казаклар Чаллысы, Күки, Үри авылларыннан килгән яшь егетләр, кызлар үз парларын сайладылар. Кичәнең беренче өлешендә авылдашлар тарафыннан әзерләнгән күркәм концерт булса, икенче өлеше җыелган яшьләрне үзара таныштыруга юнәлтелгән конкурслардан торды.

"Мондый чараны инде без беренче тапкыр гына оештырмыйбыз. Узган елны Теләче районы Субаш авылы һәм Балык Бистәсе Алан Полян авылларыннан керәшен яшьләрен җыйган идек. Быел күрше авылларны да чакырырга булдык. Чарабыз файдасыз гына үтә дип санамыйм. Узган елга нәтиҗә буларак, бер парыбыз бар инде. Сергей белән Кристина һаман да бергә. Бәлки, кавышырлар, дигән өмет тә бар", - дип фикерләре белән уртаклашты Кызыл-Йолдыз клубы җитәкчесе Лариса Кибякова.

Быелгы конкурска биш пар чакырылган иде. Лариса яшьләрне махсус, кызларны-егетләрне сан ягыннан да тигезләп, холык-фигыльләрен дә истә тотып, "персонально" чакырган. Нәтиҗәдә, парсыз кеше калмады, ди Лариса. Парларның язмышын вакыт күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев