Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ләке авылы гармунчылары үз осталыкларын күрсәттеләр

Күптән түгел «Россия1» телеканаланыннан “Уйнагыз, гармуннар” тапшыруында Сарман ягы гармунчылары белән таныштырдылар.

Журналист Айзилә Батырханова һәм тапшыруның иҗат төркеме биш атна дәвамында Сарман районының иң оста гармунчылары турында сөйләделәр. Таныштыру барышында алар керәшен авылы Ләкедә дә булдылар. Аларның “Бас әле, станокка” җыруына кушылып җырлауларын, биеп тә алуларын сокланып күзәттек.

“Менә хәзер керәшен биюен дә биергә өйрәндем һәм Ләке авылының иң өлкән гармунчысы – 86 яшьлек Иван дәдәй Тазов белән дә таныштым”, – диде тапшыруны алып баручы Айзилә Батырханова.


Гармунчы Иван дәдәй үзенең гармун уйнарга өйрәнүе хакында:

“Гармунны мин дүртенче класста укыганда беренче тапкыр кулыма алдым. Ләкенең оста гармунчысы Җарык Метрие өйрәтте мине, аның абыйсы да республикада танылган гармунчы иде. Берничә көй уйнарга өйрәнгәч, “калганын үзең өйрәнерсең, теләгең булса”, диде Метри дәдәй. Менә шуннан китте инде, музыкаль белемем дә юк, каяндыр ишеткән көйләрне отып калам да, уйныйм”, – дип сөйләде.

Тапшыруда Ләкенең “Игәнә” керәшен фольклор ансамбле чыгышын да күрсәттеләр.
Татарстанның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган Федор Андриановның иске гармуннар җыюы, аларны төзекләндерүе дә кызыксындырды. Аның коллекциясендә илледән артык гармуны җыелган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев