Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы бистәсендә урманчылар алмагач бакчасына нигез салды
Хәбәрләр

Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы бистәсендә урманчылар алмагач бакчасына нигез салды

Татарстанның "Кызыл Йолдыз урманчылыгы" ДКУ һәм "Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре Балык Бистәсе муниципаль районының Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы бистәсендә алмагач бакчасына нигез салды

Урманчылар көче белән "Штрейфлинг", "Спартак", "Башкорт чибәре" һәм "Антоновка" кебек сортлы 40 төп алма үсентесе утыртылды. Бу турыда ТР Урманы хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Без 28 ел дәвамында урман хуҗалыгын җитәкләгән һәм шактый талантлы урманчылар үстергән Россия Федерациясенең атказанган урманчысы Тимерхан Габделхаков традициясен дәвам иттердек," - дип сөйләде җитәкче-урманчы Нияз Таҗмиев.

Шулай ук бакчага кара җимешле миләш һәм карлыган үсентеләре утыртачаклар.

Фото: minleshoz.tatarstan.ru

 


Нет комментариев