Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кызларның кайсысы “Кряшен чибяре” булыр?

“Кряшен чибяре – 2021” конкурсында Мамадыш, Сарман, Питрәч, Кайбыч, Тукай һәм Зәй районнарыннан 9 кыз катнашачак

Алёна ЕВДОКИМОВА

Алёна – Мамадыш районының Шәдче башы авылы кызы. Аңа 22 яшь. Бүгенге көндә Казан федераль университеты филиалы булган Алабуга институтындагы филология һәм тарих бүлегенең дүртенче курсында белем ала. Визажист курсларын тәмамлаган, шигырьләр язарга һәм сөйләргә ярата.

Анастасия ШУМИТОВА

21 яшьлек Анастасия – Мамадыш районының Ташлыяр авылыннан. КФУның  филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының икенче курсында укый. Яр Чаллыдагы балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшли. Җырларга, уен коралында уйнарга ярата, каверлар яздыра, балаларга комбинезон, пинеткалар бәйли.

Аида САХАРОВА

Аида Питрәчтә туган. Аңа 21 яшь. Ул КФУ идарә, икътисад һәм финанс институтының табигатьне җайлаштыру  һәм судан файдалану кафедрасында, өченче курста укый. Республика керәшен иҗтимагый оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге җитәкчесенең урынбасары. Вакытының күп өлешен җәмәгать эшчәнлегенә багышлый.

Лиана АНТОНОВА

Лианага 22 яшь. Ул Сарман районы ның Ләке авылында туып-­үскән. Казан дәүләт консерваториясендәге татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасының икенче курсында укый. Укудан тыш, музыка мәктәбендә балаларга музыка дәресләре укыта. Яңа җырлар өйрәнергә, татар әдәбиятын укырга ярата.

Марина ТАРАКАНОВА

Марина Кайбыч районының Олы Тәрбит авылында туган. Маринага 21 яшь. Ул Н.Җиhанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасының өченче курсында укый. Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә эшли.

Лиана САМОЙЛОВА

Лиана Тукай районының Мәләкәс авылында туган. Аңа 17 яшь. Кечкенәдән “Питрау” керәшен фольклор ансамбленә йөргән. Хәзерге вакытта Казан дәүләт консерваториясендәге татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасының беренче курсында белем ала.

Оксана ФЁДОРОВА

Оксана Мамадыш шәһәрендә яши. Аңа 20 яшь. Кадет мәктәбен тәмамлап, хәзерге вакытта  Марий Эльдәге медицина институтының икенче курсында белем ала. Мәктәптә укыганда биюгә, спорт түгәрәкләренә йөргән. Бөтенроссия, халыкара олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар алган.

Маргарита ПЕТРОВА

Маргаритага 23 яшь. Ул – Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы кызы. Казан федераль университетын тәмамлап, хәзерге вакытта “Питрәч-информ”да эшли. “Сәяр” керәшен халык вокал ансамбленә йөри.

Ангелина КУЗЬМИНА

Ангелина – Зәй шәһәре кызы. Аңа 20 яшь. Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында белем ала. Университетта укый башлаганнан бирле, волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

Фото: конкурсантларның шәхси архивыннан, Марсель Имамов 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ангелина кузьмина Ин чибэре

    • аватар Без имени

      0

      0

      Оксана Федорова бик талантлы кыз,мин тавышымны ана бирэм