Бу вакыйга мәктәптә укыганда чыршы бәйрәмендә булды
Барыбыз да киенгән-ясанган, Яна ел кичәсендә чыгыш ясыйбыз. Бер малайның кулында чәчкә сиптерә торган лак. Нишләп алып чыккан ул аны, башта беркем дә аңламады. Шулай бәйрәмнең иң кызган вакытында, бу малай Кыш бабай янына барды да, “Кара әле, Кыш бабай, синең сакалларың эри башлаган бит. Әйдә, бераз гына катырып алмыйбызмы?” - дип, кулындагы лагына күрсәтте. Шул вакытта бөтен зал шаркылдап көлеп җибәрде.
Альбина БОРИСОВА, Казан шәһәре
Нет комментариев