Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кышның тирә-якны аклыкка төргән мәлендә Мәтрүнә түтиебезне озаттык

Әле кайчан гына үзе белән дә озаклап сөйләшеп утырган идек.

Ул киткәч, Келәтле урамнары гына түгел, безнең күңелләр дә ямансулап калды. Әле берничә ай элек кенә Келәтледә аның туксан биш яшен балалары зурлап уздырганнар иде.

Тәрәзәмнән кышкы урамга карап, Мәтрүнә түтинең йөзен, сөйләгән сүзләрен исемә төшереп утырдым. Аннан соң, кулыма “Мәңге җәшә, Келәтле” китабын алып, Матрена Ивановна Павлова турында язылган битләрне актарып чыктым.

“Келәтле тарихын үзебез язабыз” дигән бүлекне дә игътибар белән күздән кичердем.  Китап язу өчен материал туплаганда, ул авылыбызның һәрбер кешесен – унтугызынчы гасырда яшәгәннәрен дә, узган гасырдагыларын да нәселләре, бар бала-чагалары белән әйтеп яздырткан. Кушаматларына, кайсысының кайсы авылдан кемне хатынлыкка алганлыгына (ә кызларның кайсы авыл кешесенә кияүгә киткәненә) кадәр хәтерендә тоткан!

Келәтленең “җанлы энциклопедиясе” иде шул, Мәтрүнә түти. Ничек барысын да хәтерендә саклагандыр да, ничек берсен дә онытмагандыр?! Әгәр дә яшьлеге хәзерге заманга туры килсә, бу зиһене белән югары белемен дә алыр, яхшы урында да эшләр иде ул... Ләкин алар буынына катлаулы, болганчык заманда яшәргә язган шул. Шуңа күрә ул бәләкәйдән авыр хезмәткә җигелгән, бишенче класста укырлык чагында ындырда молотилкада эшләгән. Красный Ключка ипи тә ташыган, колхоз акча түләмәгән елларда Сүбәләк  пристанена баржага утын төяргә дә йөргән. Авылдашы Петрга кияүгә чыккач, гомер буе фермада дуңгыз  караган. Кешенең бар сәламәтлеген ала торган авыр физик эш тә  аның зиһен үткенлеген киметмәгән.

Балалары Тамара, Мария, Геннадий һәм Викторны да  тырыш, булдыклы итеп үстерде ул. Шуңа да соңгы көнәренә кадәр балаларыннан кадер, хөрмәт күреп яшәде Мәтрүнә түтиебез.

“Мәңге җәшә, Келәтле” китабында 1927 елгы Мәтрүнә түтинең сүзләрен укып, хәйран калдым: “Яшь чагымда, әле кияүгә чыкканчы, Олы көнгә каршы төндә, йокламыйча, Келәтле халкын санап утырган идек... Филимон Даные белән Лиза язып бардылар. Шул чагында ук инде, “авылыбызда 250 кеше үлгән бит”, диешкән идек. Еллар үтте... Хәтер дә тоныкланды. Ялгышлар китсә, авылдашлар гаеп итмәсен...”.

Мәтрүнә түтине кем гаеп итә алсын соң?! Авылыңның тарихын язышкан кешенең (инде үзе арабыздан мәңгегә китсә дә) исеме олы хөрмәт белән генә искә алынырга тиеш. Безнең оныклар, аларның балалары да Мәтрүнә түти истәлекләрен шушы китаптан укып, Келәтледә Матрена Павлова кебек чын керәшеннәр яшәгәнен белерләр, үзләренең дә керәшен оныклары булулары белән горурланырлар.

Мария САВЕЛЬЕВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев