Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кунакка гына килгән булган...

Кукмара ягыннан Рина белән Игорь АЛЕКСЕЕВЛАРны Питрау таныштырган, кавыштырган

Питраудагы кичке уеннарда җегетләр-кызлар аеруча җитез булганнар. Аның романтикасы да нәкъ шул бит: сандугачлы озын көннәрдә, җылы, кыска төннәрдә күңел нидер көтә, каядыр ашкына. Кояш җәен бездән дә җитезрәк. Башын бераз гына бер якка салып, черем итеп ала да, янә дөньяга нурларын чәчә. Гүя, эленке-салынкы йөргән ялгыз яшь җилкенчәкләргә шулай төрттерә ул: “Бу бит бәхет чоры, юк, йоклама, син, йоклама”.

Питрау җыеннары электән үк иң күңеллеләрдән булган. Зур эшләр башланганчы, печәнгә төшкәнче рәхәтләнеп күңел ачып калганнар. Егетләрнең күзе – түгәрәк уртасында күбәләктәй бөтерелгән кызларда. Танышып, кавышып, бер-берсенә хисләрен белдергәннәр, бу төнне Питрау учагы аша сикергәннәр. Янәсе, үзләренең бербөтен булуларын күрсәтүләре, утны-суны бергә кичүләре, безгә карап сокланыгыз, диюләре. Андыйлар

Покрауларда туй иткән. Питрау парлары – иң матурлары һәм озын гомерлеләре, дигән ышану да бар.

Җолалар вакыт узган саен үзгәреш кичерсә дә, йөрәктә кабына торган хисләр һаман да шул ук. Хисләр адәм баласына канат бирә, аны тагын да көчлерәк итә. Юкка гына “Питрау” фестивалендә эшли торган “Димче Гөрпи почмагы” иң популяр мәйданчыкларның берсе түгелдер. Анда ялгызлар тормыш юлдашы эзләп анкета тутыра, серле шалашка кереп, үзләренең теләкләрен “космос”ка җибәрә. Ә кавышучылар, чыннан да, күп икән.

Кукмара ягыннан Рина белән Игорь АЛЕКСЕЕВЛАРны да Питрау таныштырган, кавыштырган.

Түбән Чура авылында Питрау бәйрәме 90нчы еллардан бирле оештырыла. 2007 елгы Питрау яшьләр тормышында зур роль уйный – ике йөрәкне таныштыра.

– Игорь исемле дустым белән Питрауга төштек. Ул вакытларда анда сәхнә ролен КамАЗ арбасы башкара иде әле. Шунда басып торучы кызлар янына килдек. Биш дус кыз арасында Рина да бар иде. Күрше Пчеловод авылына Кукмарадан кунакка кайткан икән. Бергәләп бәйрәм күрергә төшкәннәр. Рина белән шунда таныштырдылар. Калган кызларны белә идем инде, – дип искә алды Игорь беренчекүрешү мизгелләрен.

Болар – ике дус, икесе дә Игорь. Кунак кызы Рина бераз аптырабрак та калган.

– Булачак иремә шул очрашуда ук игътибар иттем. Ләкин безнең арадагы бер кызның очрашып йөри торган егете дә Игорь исемле иде. Эчемнән уйлыйм: “Бу егет миңа ошады инде, ләкин ул – Таняның йөргән егете бит. Алай булмый инде!..” Башта шундый буталчык хәл килеп чыкты. Аннары аңлаштык. Дус кызым булачак иремнең адашы белән йөргән икән, – дип, елмая Рина.

Бәйрәмнәрдән соң, бераздан, Рина яңадан Пчеловодка кунакка кайта. “Ул вакытта әле кесә телефоннарының кулланышка кереп барган чагы гына. Бөтен кыюлыгымны җыеп, “Ничек хәлләрең?” – дигән смс-хат юлладым Игорьга”, – дип кичерешләре белән уртаклашты Рина.

Питрауда Ринаны күргәннән соң, егет күңеле дә үз урынында булмый. “Дустым, кунак кызы сине ошаткан, диде. Шул көнне кичен кызлар белән табигатькә чыктык. Учак ягып, уха пешердек, кич утырдык. Без авыл егетләре бит инде, авылда эшнең беткәне юк. Ринаның да бәрәңге, кишер тураганын читтән генә карап йөрдем. Шуннан очраша башладык”, - дип елмая гаилә башлыгы.

Биш ел очрашып йөргән пар 2012 елның 2 июнендә туй ясый. Чура чиркәвендә кәбен койдыралар. Олы кызлары Ева быел мәктәпкә бара, кечесе Лияга бер яшь.

Кәбен койдыру теләге Игорьның күңеленә кечкенәдән сеңгән. Анна әбиләре – бик дини кеше, 24 ел чиркәүгә йөргән. Сеңлесе белән Игорьның балачаклары да чиркәүдә узган. Хатынының да керәшен кызы булуын теләгән. Ураза тотуларын, чиркәүгә барып өлеш алып, җазык әйтүләрен, балаларының чумылган булуын искәртә ул.

Яшь гаилә 2015 елга кадәр Казанда яши. Икесе дә югары белемле, эшләре дә уңышлы бара. Тору урыннары да була. Яшьләрнең Казанда инде көйләнеп беткән тормышлары, көтмәгәндә әбиләре бакыйлыкка күчкәч, икенче борылыш ала.

– Әти-әниләр Түбән Камага эшкә киткән иде. Киңәшләштек тә, төп нигезне ятим итәсе килмичә, авылга кайтырга булдык. Без җиргә басып йөрергә ярата торган кешеләр. Шәһәрдә дүрт стена арасында тору безнең өчен түгел иде. Теләп, яратып кайттык. Безнең әбинең бүлмәсе әле дә үзе исән чактагы шикелле тора – кагылмадык. Музей шикелле ул. Анда аның иконалары да күп. Олы юлга әзерләнгәндә, әби бүлмәсенә кереп, теләк әйтеп, табынып чыгабыз”, – дип сөйләде Рина.

Авылда күңелсезләнеп утыра торган түгел. Село-Чурада яшь гаиләләр күп, мәктәп, балалар бакчасы да бар. Казан белән ике арага да тузан төшерми алар. Авылга күченеп кайткач та, эш эзләү мәсьәләсе килеп чыга. Игорь вакытлыча геодезия буенча эшли, Рина авылда көнкүреш кирәк-яраклары кибете ача. Узган елның декабрь аеннан Игорь Николаевич

Село-Чура авыл җирлеге башлыгы булып эшли. “Авыл җирлеге эшенең төрле чагы була, җайланабыз әкренләп. Халык белән киңәшләшеп, аңлашып эшлибез”, – ди башлык.

8 июль Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак уза. Шушы уңайдан, Алексеевлар белән бәхетле гаилә формуласы турында да сөйләштем. “Очрашып йөргәндә дә каршылыкларга очрамадык. Гаиләне үз кешең белән корырга кирәк. Арада ышаныч булу – бик мөһим. Үзең турында гына уйлап түгел, ә гаилә өчен һәм без дип, бер-береңә хөрмәт белән, юл куеп яшәргә кирәк. Бер-беребезгә ачу саклап йөргәнебез юк”, – дип искәртте Рина.

Семьяда кайсыгыз баш, дигән сорауга: “Өйдә булганда үзем баш, мин чыгып киткәндә – хатын хуҗа, – ди Игорь. – Хәзер яшьләр “американский стиль”гә күчеп баралар. Тартылып-сузылып йөрмәсеннәр, вакытында өйләнешсеннәр. Авылда буйдак дусларым да шактый. Һәрнәрсәнең үз вакыты”, – дип тә өстәде ул.

Гаилә җолаларына килгәндә, Питрау көнне зур табын әзерләүләре турында сөйләделәр. “Ел саен 12 июль көнне башта авыл Питравына төшәбез. Салюттан соң, өйгә кайтып, туган-тумачалар белән җыелышабыз. Безнең өйдә көн дә бәйрәм. Кунак кабул итәргә һәм кунакка йөрергә яратабыз. 50ләп туйда гына булдык инде”, – ди бәхетле пар.

Яшь кенә булсалар да, керәшен җолаларын үтәп, гаилә кыйммәтләрен хөрмәт итеп, саннап яшәүче Алексеевлар күпләргә үрнәк. Киләчәктә дә йортыгызда һәркөн бәйрәм уты балкысын!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев