Село-Чура авылы җирлеге мәдәният хезмәткәрләре Кукмараның 3нче мәктәбендә керәшен культурасы көне билгеләп үткәрде.
25 нче октябрь көнне Село-Чура авылы җирлеге мәдәният хезмәткәрләре район күләмендә үткәрелгән «Дуслык маршруты» проекты кысаларында Кукмараның 3нче мәктәбендә керәшен культурасы көне билгеләп үткәрде. Балаларны керәшен культурасы, киеме, аш-суы белән таныштырдылар алар.
«Проект ахырында балалар белән „Дуслык кояшы“ дип аталган иҗат эшен башкардык», - дип хәбәр иттеләр Чура мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Нет комментариев