Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарадагы экспедициядә 16 иман җыры һәм 50 борынгы көй яздырып алынган

Мәдәни үзәк хезмәткәрләре Кукмара шәһәрендә, Село-Чура, Түбән Чура, Поршур, Пчеловод, Яныль, Танькино, Үрәсбаш авылларында булганнар

 3-6 август көннәрендә Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре – этномузыка белгече, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров (экспедиция җитәкчесе), Казан дәүләт консерваториясе студенты Марина Тараканова, "Бәрәкәт" хәрәкәте җитәкчесе Алексей Дмитриев, декоратив-гамәли сәнгать белгече Элина Якупова Кукмара районының керәшен авылларында экспедициядә булып кайттылар.

Белгечләр Кукмара шәһәрендә, Село-Чура, Түбән Чура, Поршур, Пчеловод, Яныль, Танькино, Үрәсбаш авылларында булып, анда яшәүче керәшеннәр белән очраштылар һәм аларның йола-гадәтләре, җыр-биюләре, танылган шәхесләре, декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре турында мәгълүмат җыйдылар. Табылган материаллар арасында 180 еллык керәшен күлмәге кебек кыйммәтле экспонатлар да булган.

Төрле авыллардан барлыгы 16 иман җыры тапканнар.  Пчеловод һәм Село-Чура авылында борынгы иман көйләре дә сакланып калганы ачыкланган. Марина Тараканова сүзләренчә, киләчәктә экспедициядә табылган иман көйләре тупланган җыентык һәм диск та чыгарачаклар. Китапта көйләрнең ноталары, керәшен-чиркәү телендә җыр сүзләре биреләчәк.

 Авылларда 50 авыл көе яздырып алганнар. Әлеге җырыулар Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең фондында сакланачак. "Бу мәдәни үзәкнең беренче экспедициясе. Ул бик уңышлы булды. Күп материал туплый алдык", – дип сөйләде Марина Тараканова.

Экспедиция авыллардагы борынгы йола-гадәтләрне саклап калып, аларны киләчәк буын вәкилләренә өйрәтеп, дөньяга күрсәтү максаты белән үткәрелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев