Село-Чурада махсус хәрби операциядә һәлак булган якташлары Олег Кириллов истәлегенә зур чара узган.
Ярышлар авылдашлары көче белән оештырылган.
“Мондый ярышлар бездә ел да уздырыла. Ә бүгенгесенә халык бик күп җыелды. Шундый күләмле чараның Олегыбыз истәлегенә уздырылуы зур дәрәҗә. Оештыручыларга зур рәхмәтемне җиткерәм”, - диде батырның авылдашы Валерий Михайлов.
Авыл җирлеге башлыгы бүгенге көндә илебез сагында торучы егетләребезгә, махсус хәрби операциядә булучыларга ярдәм итүче халыкка рәхмәт сүзләрен җиткереп, тыныч киләчәк теләде ул.
Нет комментариев