Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара ягыннан Галина Азинадан ураза ашлары

Село-Чурада гомер итүче ветеран укытучы Галина Азина Ходайга җараулы булып яшәү турында сөйләде; ураза коймагы, майонезы, гөмбәле салат һәм борщ рецептлары белән бүлеште

Кукмара районының Бөяр авылында туып-үсеп, хәзерге көндә Село-Чурада гомер итүче ветеран укытучы Галина Азина белән Ходайга җараулы булып яшәү һәм ураза ашлары турында сөйләштек. Галина Павловна, мәктәптә эшләгән дәверендә, халкыбызның йолаларын, культурасын барлауга күп көч куйган кеше. 1993 елда ул оештырган “Тәңкәләр” балалар фольклор ансамбле бүгенге көндә дә керәшеннәрнең бай мәдәни мирасын өйрәнеп, халыкка таныта. Балага беренче һәм дә төп тәрбияне өйдә, ата-ана биргәнен искәртеп, Галина Павловна үзенең балачак хатирәләрен дә яңартты.

“Безне Кристина җырак әбием кечкенәдән үк үз динеңне сөяргә, олы җазыклар эшләмәскә, ураза тотарга өйрәтте; көн саен укыла торган иманнарны сеңдереп үстерде. Ул 1970-80 елларда туган авылда чиркәүләр юк иде. Күрше Куркино авылыннан Мария апа Киров өлкәсе Малмыж шәһәренә йөзәр километр җәяүләп чиркәүгә бара иде. Гел безгә кереп ял итеп чыга иде. Ул кайтканчы безне мама ураза тоттыра иде. Мария апа качманган су, чиркәү калачы (просфора) алып кайтып безгә бүлгәләп бирә иде. Уразаның саваплы икәне миңа балачактан ук күңелгә кереп калган”, – дип сөйләде Галина Азина.

Уразага керер алдыннан бер-беребездән кичерүен сорап, ачуыбызны, үпкәбезне бетереп уразага керергә тиешбез. Кичерешергә Ходай үзе кушкан. Кешеләрнең җазыкларын кичерсәк, күктәге Атабыз безнекен дә кичерер. Ураза вакытында һәркайсыбыз ашаудан, эчүдән генә сагаерга тиеш түгел, азгын уйлардан, әшәке эшләрдән, күңел ачулардан тыелып торырга тиешбез.

Галина Павловна гаиләсендә яратып ашала торган берничә ураза ризыгының рецептлары белән дә уртаклашты.

Коймак

0,7 литр җылымса суга 1 чәй калагы тоз, корт балы салып эреп беткәнче болгатырга. Аерым савытта 30 грамм “люкс” чүпрәсен җебетеп салып, 70 грамм үсемлек мае өстәп, онны иләк аша уздырып, туглап уртача куелыкта камыр ясарга, 30-40 минутка ял итәргә куярга. Кабарып менүгә пешерә башларга кирәк. Мин коймакны газ духовкасында пешерәм.

Гөмбәле салат

Тәмләткечләр кушып җиңелчә кыздырып суытылган гөмбәне, сарымсак сытылган майонезны (ураза) “кириешки” белән болгатып, шакмаклап туралган кызыл помидорны тәлинкәгә катлап тезеп салабыз. Өстен майонез (кондитер капчыгы ярдәмендә), укроп белән бизибез

Ураза майонезы

Кирәк: лимон кислотасы яки согы, тоз, борыч, үсемлек мае (мин иссез көнбагыш маен кулландым), консервланган яшел борчак суы.

Борчакның суын сөзеп озынча савытка салабыз. Шуңа тоз, борыч, лимон кислотасын салып блендер белән әкрен генә болгатабыз. Күбекле масса барлыккка килә. Шуңа үсемлек маен әз-әзләп кенә куша-куша, куерганчы блендер белән болгатабыз. Майонез әзер!

Пироглар өчен әче камыр

0,7 литр җылымса суга 1 кашык песок, 1 чәй калагы тоз салып эрегәнче болгатабыз. Җебетелгән 30 грамм “люкс” чүпрәсен өстәп, онны иләк аша уздырып куе камыр ясыйбыз. Шуңа 0,5 стакан үсемлек мае салып озак итеп басып, кабарырга куябыз. Алма, балан кебек пирогларны, дурчи һәм башкалар ризыкларны пешерү өчен менә дигән әче камыр.

Гөмбәле борщ

Җәен, яшелчә мул вакытта, пешереп, катырып, консервлап куйган продуктларны кулланырга вакыт җитте.

Кирәк: 2 литр су, 2 аш кашыгы ярма, 3-4 бәрәңге, 0,7 литр консервланган борщ, тоз.

Кайнап торган суга бәрәңге, арпа (перловка) ярмасы, тураган суганны салып, кайнап чыккачяңадан 10-12 минут кайнатабыз. Консервланган борщны салып, 5 минут кайнатабыз. Тәменчә тоз салырга да онытмагыз. Әгәр дә борщка гөмбә дә кушылган булса, аеруча тәмле була. Табынга биргәндә укроп, майонез салыгыз.

Тоткан уразаларыбыз саваплы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев