Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара районында МХОда һәлак булган карендәшебез истәлегенә турнир узды

Олег Кириллов былтыр март аенда батырларча һәлак булды.

Узган ялларда Кукмара районының Югары Чура авылы җирлегендә 2022 елның февралендә МХО вакытында һәлак булган Олег Кириллов истәлегенә туплы хоккей узды. 

Әлеге ярышта районнан алты команда катнашты: Поршур авылы, Чура авылының олылар командасы, Чура авылының яшьләр командасы, Ядегәр авылы, Үрәсбаш һәм Түбән Чура. Алар үзара көч сынашты. Нәтиҗәләр буенча, беренчелекне Поршур авылы алды, 2нче урында – Чура, 3нче урында – Чура авылы яшьләре, ә 4нче урында – Ядегәр авылы командасы. 

Ватан сагында башын салган 27 яшьлек карендәшебезнең әтисе чыгышы белән Түбән Чура авылыннан, ә әнисе - Югары Чура авылы кызы. Олегның балачагы әти-әнисенең туган яклары - Югары Чура җирлегендә узган. Ә егет үзе тормыш корып, хатыны Екатерина Валерьевна һәм кечкенә сабыйлары Алена белән Питрәч районының Көек авылында гомер иткән. Ул контракт буенча хезмәт иткән.

Олег Кириллов батырлыгы өчен вафатыннан соң Батырлык Ордены белән бүләкләнде. Аның хатыны һәм кечкенә кызы калды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев