Куян үрчетүче Фадеевлар: «Итләре майсыз, ә карау җанга рәхәтлек китерә»
Хәбәрләр

Куян үрчетүче Фадеевлар: «Итләре майсыз, ә карау җанга рәхәтлек китерә»

Мамадыш районында куян үрчетүчеләр саны елдан-ел арта.

Мамадыш районының Кызылтау авыл җирлегендә гомер итүче Иван Фадеев балачагыннан ук куян үрчетү белән мавыга.

"Мин биштә укыганда тота башладык. Мамык куяннары үрчетә идек. Ул вакытта әле әби дә исән. Ул җоннарыннан шәл, бияләй бәйли иде".

Бүген Фадеевлар хуҗалыгында 40 баш куян бар. Хуҗалар сүзе буенча, аларны карау артык мәшәкать китерми. "Итләре майсыз, ә карау җанга рәхәтлек китерә", - ди Иван Фадеев.

Куяннар махсус кормнан тыш, аш-су әзерләүдән калган бәрәңге, кишер кабыгы, алманы бик яратып ашыйлар. Көннәр салкынайта башлагач, куяннарның читлекләрен җылыга - теплицага күчерәләр икән. 

Гомумән, Фадеевлар иртә-кич хуҗалыкта.

Чыганак

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев