Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кряшен чибяре - 2006: Конкурс – керәшен яшьләрен күрсәтә торган мәйдан

2006 елда Мамадыш районы Җөри авылында узган “Питрау” бәйрәмендә “Кряшен чибяре” конкурсының җиңүчесе булган Алёна Гурьянова истәлекләре белән уртаклашты

"Керәшен чибәре - 2006" исеме иясе Мамадыш районы Дүсмәт авылында туып үскән. Бәйгедә 16 яшендә, 11 сыйныфны тәмамлаган елны катнаша. Конкурста җиңеп чыгу үз-үземә булган ышанычны арттырды, дип белдерде ул.

“Ул елларны конкурсны Республика керәшен оешмасы түгел, Мамадыш районы оештыра иде. Мин сигезенче классны бетергән елны, иң беренче “Керәшен чибәре” титулы 2003 елда Җөри авылы кызы Альбина  Васильевага бирелде. Бу хәбәрне Питраудан соңгы көннәрдә дә безнең авыл кешеләре бер-берсенә сөйләгәнен ишеткәләдем, баштарак бу минем өчен ис китәрлек хәбәр булмады. Шулай да андый конкурс барлыгын исемә сеңдереп калганмын. Аннары һәр елны Питрау узуга район газетасыннан, “Туганайлар” газетасыннан  “Кряшен чибяре” титулларын алган кызларның фотоларын көтеп ала идем.  Ул вакытта кайчан да булса конкурста үзем дә катнашачакмын дип уйлап та караган булмады. Мәктәпне бетергән, Казан дәүләт университетына укырга керергә экзаменнар биреп йөргән вакытта авылның клуб директоры Мария Петрова конкурста катнашырга чакырды. Главное катнашу, дип җибәрделәр мине ул мине вакытта. Безнең авылдан катнашкан кызларның сүзләрен ишеткәч, җиңүгә өметләнеп тә тормаган идем.

Конкурста 9 кеше катнаштык. Ул елны беренче тапкыр Чиләбе өлкәсеннән дә катнашучы бар иде. Конкурс мизгелләре, артык дулкынлануданмы, истә калмаган. Әзерләнеп тә, кыен хәлдә калган моментлар булды, аларны шуклык, шаянлык белән тиз генә шудырып җибәрдем. Жюри членнарына да нәкъ шушы сыйфатларым белән истә калганмын, күрәсең. Җиңүче дип минем исемне бөтен мәйданга әйткәч, ышанмадым да. Ичмаса икенче, өченче урынга да әйтмәделәр дип уйлап торган мәлдә, минем исемне әйткәч, ничек итеп сикергәнемне белсәгез! Көтмәгәндә, уйламаганда шундый титул иясе булдым мин.

Казан дәүләт университетына укырга кергәндә декан белән очрашуда да иң беренче итеп, үземне “Керәшен чибәре” итеп таныштырдым. Шул көнне үк мине группа старостасы итеп билгеләгәннәр. Студент елларында “Керәшен чибәре” дигән исемне һәрвакыт алда йөрттем. Ул хәлләрдән соң инде 14 ел узган. Эшләгән урыннарымда инде хәзер ул исем үзе "минем арттан йөри" дияр идем.  Конкурс үз-үземә ышанычны арттырды. Үземнең - безнең барлыгыбызны, керәшен икәнлегебезне  күрсәтергә кирәклекне аңлау өчен зур этәргеч булды. "Кряшен чибяре" конкурсы  керәшен яшьләрен  тәрбияләү, күрсәтү, үстерү, талантлар табу мәйданы дип саныйм ”,  - дип сөйләде ул.

- Мамадышлылар башлап җибәргән конкурсның идеясе шәп. Тик бүгенге көндә бәйгегә яңа сулыш, яңа дәрәҗә кирәк, дип саныйм. Республика күләмендә уздырылган Питрау масштабында озын-озак барган тамаша, конкурстагы керәшен кызларының дәрәҗәсе югалып кала кебек. Быел әле Питрауның ничек узачагы билгесез, шулай да конкурска яңа үрләр, үсеш, уңышлар телим, - ди "Керәшен чибәре-2006" титулы иясе Алёна Низамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X