Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Кряшен чибяре – 2021” титулын алган Лиана Антонова кияүгә чыкты

"Кряшен чибяре"нең ире Тукай районының Мәләкәс авылыннан

21 август көнне “Кряшен чибяре-2021” титулы иясе Лиана Антонова кияүгә чыкты. Кызның йөрәген Тукай районының Мәләкәс авылы егете Владимир Самойлов яулаган.

Алар Алабуга шәһәренең мәдәният һәм сәнгать колледжында укыган вакытта танышканнар. “Беренче курста укыганда, ярты елдан соң, ул  безгә Яр Чаллының төзелеш колледжыннан күчте. Аңа Алабугадагы колледжга керергә киңәш иткәннәр. Күченер алдыннан, ул колледжны карарга, анда укучылар һәм укытучылар белән танышырга килгән. Шунда мине күреп алган һәм ошатып калган. Ул башта әле өч айлап минем арттан йөрде. Шуннан соң гына очраша башладык. 2020 елның декабрендә, Яңа ел алдыннан тәкъдим ясады”, – дип сөйләде Лиана.

Яшьләрнең туйлары Яр Чаллы шәһәрендә булган. Туй көнендә Владимир якыннары белән кызның туган йортына килгәннәр. Шунда Лиананы, йола кушканча, калым түләп алганнар. Язылышканнан соң, яшь киленне Самойловлар йортында да йола буенча төшергәннәр. Киленне мендәргә бастырганнар. Май һәм балдан авыз иттергәннәр. Лиана белән Владимир, үз чиратларында, ике якның да әти-әнисенә бүләкләр биргәннәр.

Самойловлар алга таба кәбен койдыртырга да җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев