Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кремльдә “Керәшеннәр” күргәзмәсе

Ниһаятъ зур дулкынлану белән көтеп алган көн килеп җитте - Казан Кремелендә урнашкан "Хәзинә" милли сәнгать галлереясында 5 июль көндезге сәгатъ 12 дә "Керәшеннәр" дип аталган күргәзмә ачыла.

Аны оештыручы - Татарстан Республикасы культура министрлыгы, Республика рәсем сәнгате музее һәм Республика керәшен оешмасы. Мондый күргәзмә керәшеннәр тарихында беренче тапкыр оештырыла. Биредә керәшеннәрнең XIX-XX гасырларга караган кулланма сәнгатен, тарихын, гореф-гадәтләрен чагылдырган уникаль бизәнү әйберләре, эш кораллары, киемнәр, савыт-сабалар һәм башка бик күп кызыклы экспонатлар күрергә була. Болар барысы да Республика рәсем сәнгате музее, Казан университетының этнографик музее, Республика авыл һәм мәктәп музейларында сакланган, музей белгечләре тарафыннан "иң-иң"нәре, дип сайлап алынган экспонатлар.

Карендәшләр!

Универсиада алдыннан ачылган һәм барыбыз өчен дә мөһим булган бу зур вакыйгадан читтә калмыйк! Үзен керәшен дип санаган, кавемебезнең үткәненә, киләчәгенә битараф булмаган карендәшләрне ачылу тантанасына чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Керәшеннәр күргәзмә универсида