Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Красная Пасха" нәрсә ул?

15 апрельдә Мамадыш шәһәренең район мәдәният йортында беренче тапкыр “Красная Пасха” православ иҗат фестивале үтте

Әлеге фестиваль Олы көн атнасының атна көнендә Изге Ксения Римляныни Храмы приходы, “Ковчег” атнакөн мәктәбе, композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе һәм Мамадыш район мәдәният йорты белән оештырылган. Чараның төп максаты – Олы көнне зурлау, төрле халыкларның Пасханы ничек бәйрәм итүләре белән тамашачыны таныштыру, иман җырларын өйрәнеп башкару. Бу фестивальне оештыру идеясе, күптән түгел генә арабыздан киткән, отец Дмитрий Морозовныкы булган. Үзе булмаса да, аның матур теләген Изге Ксения Римляныни Храмы приходы чынга ашырган.
Фестивальдә барлыгы җиде коллектив, 120 дән артык кеше катнашкан. Урманчыдан “Кәсилә”, Дүсмәттән “Җиңгәчәйләр” һәм “Тәңкәләр”, Кумырык-Җөри авылларыннан берләшкән керәшен фольклор ансамбльләре; Пойкино авылының “Италмас”, Түбән һәм Югары Очадан берләшкән удмурт ансамбльләре; Мамадыш шәһәренең “Сударушка” урыс ансамбле һәм марилар катнашкан. 
Алдан, фестивальгә әзерлек барышында, рәсем конкурсы игълан ителгән. Җиңүче итеп “Хыял” яшүсмерләр клубы тәрбияләнүчесе Карина Филиппова табылган. Аның рәсеме фестивальнең эмблемасы итеп билгеләнгән. Ә инде бәйрәм көнендә һәрбер катнашучыга әлеге эмблема төшерелгән магнитлар тапшырылган.
Һәрбер тамашачыга махсус фотозонада истәлеккә фотога төшү мөмкинлеге дә тудырылган. Бәйрәм башланганчы фойеда композитор Ярулиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең художество бүлеге укытучылары Олы көн күкәен буяу буенча мастер-класс та оештырганнар.
Чараны Соколка авылы Петропавловск Храмы настоятеле отец Владимир изге теләкләре белән башлап җибәргән. Һәрбер чыгышны тамашачы җылы кабул иткән. Мамадыш муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов фестивальгә озын гомер һәм уңышлар теләгән. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев