Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Косметологка барып уколлар кадатудан куркам

Җәй – хәзинә, ул биргән байлыкны иренмичә файдаланырга гына кирәк. Кул астындагы җиләк-җимештән көн саен биткә маска ясарга гадәтләнсәгез, көннән-көн яшәрерсез, чибәрләнерсез. “Бәрмәнчек” ансамбле солисты,Татарстанның атказанган артисты Оксана Дмитриева үзенең матурлык серләре белән бүлеште.

“Әлбәттә, хатын-кызның һәрвакыт яшь булып каласы килә. Һәрберсенең үзенә генә хас матурлык серләре бар. Мин үзем, бигрәк тә,табигый маскалар ясарга яратам. Җәйге чорда бакчадагы җиләк-җимештән ясалганы – иң нәтиҗәлесе. Маска ясауның иң гади ысулы – берничә җиләкне (җир җиләге, кура җиләге, кара яки кызыл карлыган һәм башкалар) изеп, битегезгә һәм муеныгызга сылагыз да, кипкәнче тотыгыз. Шуннан соң, җылымса су белән юып төшереп, салкынча су белән чайкагыз.Шулай ук, җир җиләгеннән дә биткә маска әзерлим. Аның өчен, җиләк суын йомырка агына кушып, яхшылап болгатам. Катнашманы биткә сөртеп, 15-20 минут тоткач, җылы су белән юып алам. Җир җиләге, каен җиләге һәм бакча җиләге битне бик әйбәт агарта.
Биткә сылаган маскалар, кремнар гына түгел, ә тиешенчә йоклау, туклану, кәеф тә зур роль уйный. Кимендә сигез сәгать йокларга, дөрес тукланырга, күңел төшенкелегенә бирелмәскә, үзең белән гармониядә яшәргә һәм үз-үзеңне яратырга кирәк. Косметологка барып уколлар кадатудан куркам һәм шуңа, үзем теләгәнчә, табигый ысулларга таянам”, –дип елмая Оксана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев