Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Коронавируска ышанмаучыларга әйтер сүзем бар...

Шәфкать туташы булып эшләүче Анастасия Яковлева сүзләренчә, медицина белгечләре бу көннәрдә эшкә сугышка барган кебек бара

Яковлева Анастасия шушы көннәрдә Казан дәүләт медицина университетының педиатрия бүлеген тәмамлап ята. Тиздән дәүләт имтиханнары һәм аккредитация узу белән, Анастасия зурлар табибы булып эшләргә ниятли.

Университетны бусагасын атлап чыгуга ук, булачак табиблар хәрби бурычлы кешеләр рәтенә керә. Анастасиягә көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда, бигрәк тә бүгенге көндәге коронавирус белән бәйле ситуациядә, тиешле карар килгән очракта, инфекцион бүлектә дә эшләргә туры килергә мөмкин.

- Covid-19 дан курыкмыйм. Барлык врачлар да бу сорауга шулай дип җавап бирәчәк. Без барыбыз да кайда барганыбызны белеп килдек. Әгәр дә табиб кеше бөтен авыртулардан да куркып торса, нинди дәвалаучы була инде ул? Табиблар бөтен ситуациягә дә әзер. Моңа бик тыныч карыйм, - ди Анастасия.  

Бүгенге көндә коронавирус диагнозы куелган авырулар Республика клиник больницасында, Казанның 7 нче санлы һәм йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалана. “Бу өч хастаханәдә дә минем коллегаларым, танышларым өйләренә кайтмыйча, беркая чыкмыйча эшли. Күбесенең балалары кечкенә, яшь гаиләләр.  Көн саен авырулар янына, сугышка барган кебек, бөтен белгән догаларын укып баралар. Күпләр хәзер үзләре дә вирустан дәвалана. Covidка ышанмаучылар бар. Андый кешеләрне шул хастаханәләргә эшләргә җибәрер идем”, - ди Анастасия.

- Халыкка шуны әйтәсем килә. Үзизоляция чорын үтәргә кирәк. Вирустан курыкмаска, паникага бирелмәскә киңәш итәм. Маскалар киеп йөрергә кирәк, һәр ике сәгать саен аны алыштырып торырга киңәш ителә. Кешеләр күп җыелган урыннарда йөрмәскә кирәк. Мондый вакытта яшьләр өлкәннәрне күбрәк кайгыртсын иде, шулар хакына булса да өйдә калырга кирәк. Күпләрнең, бигрәк тә өлкәннәрнең иммунитеты көчле түгел, хроник авырулары бар, - дип үз киңәшләрен бирә белгеч.

Медицина белгече сүзләренә караганда, иммунитет катлаулы процесс. Аны бер көн эчендә генә, тиз генә ныгытып булмый, озак еллар эшләргә кирәк. Витамин С күп дип халык лимонны алып бетерде, шуңа бәясе дә күтәрелде. Ә чынлыкта ул витамин  иң күбе киви һәм кызыл борычта, шуларны ашагыз. Чын витаминнар – агачтан үзегез өзеп алган җимештә, кибеткә китерелгәннәрдә түгел. Иммунитетны ныгыту ул ашау гына түгел, физик культура, хәрәкәт тә дигән фикерләрен җиткерде Анастасия.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев