Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Коронавируска каршы вакцинаны мәҗбүри ясату туктатыла

Татарстанның баш санитария табибының 14 марттагы карары нигезендә, COVIDка каршы вакцинаны мәҗбүри ясату туктатыла

Бу республика баш санитария табибының 14 марттагы 3нче карары нигезендә эшләнә. Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы Марина Патяшина бу карарның бездә “COVIDка каршы мәҗбүри рәвештә вакцина ясатылырга тиешле кешеләрнең саны 10 мартка 80 проценттан артып киткәнен” истә тотып кабул ителгәнен әйткән.

Билгеле булганча, Татарстанда узган елның 11 октябреннән 60 һәм аннан өлкән яшьтәге кешеләргә, табибларга, мәгариф өлкәсе, социаль учреждение, транспорт, халыкка хезмәт күрсәтү тармагы, промышленность предприятиеләре, төзелеш, хокук сагы органнары хезмәткәрләренә, чиновникларга, шулай ук, практика узучы студентларга ковидка каршы вакцина ясату мәҗбүри иде.

Бу төр категория гражданнарга мәҗбүри вакцина ясау буенча 2021 елның 11 октябрендә кабул ителгән карар, баш санитария табибының 14 марттагы яңа карары белән, үз көчен югалткан булып исәпләнә. Димәк, мәҗбүри вакцина ясату дигәне үз көчен югалта.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев