Конгресс кунаклары Село-Чурада
6-9 декабрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының V съезды узды. Съездда Россия Федерациясе һәм чит илдә яшәүчеләрдән 800 делегат катнашты.
Якшәмбе көнне Литва, Эстония, Кытай һәм башка делегация вәкилләреннән торган бер төркем конгресс кунаклары Кукмара районы Село-Чура авылында булып китте. Алар чуралыларның ничек яшәве, тормыш алып барулары белән кызыксындылар, җирле фермер Роберт Дмитриевның эшчәнлеге белән таныштылар. Үзләрендәге яшәү рәвеше белән чагыштырып, фикер алыштылар.
Село-Чура һәм күрше Вахит авылы үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары кунаклар күңеленә аерата хуш килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев