Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Композитор Марс Макаровның кызы Иделия мистик фильм төшергән

Фильм Казанда, Марий Элда һәм Питрәч районының Татар Казысы авылында төшерелгән

Яшь җырчы һәм актриса Иделия Марс беренче тапкыр үзен режиссер буларак сынап караган. Аның “See my voice” кыска метражлы фильмы быел беренче тапкыр Казан мөселман киносы фестивалендә тәкъдим ителәчәк. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Сәләтемне кайда чынга ашыра алачагымны уйлый башладым. Мине Россия режиссерлары белән очрашулар илһамландырды. Ни өчен әле миңа да үземне бу өлкәдә сынап, үземнең тарихымны уйлап чыгарып, чынга ашырып карамаска, дигән нәтиҗәгә килдем. Үземнең фильмны төшерү идеясе әнә шулай туды”, - диде ул.

Җырчы сүзләренчә, фильм Казанда, Марий Элда һәм Питрәч районының Татар Казысы авылында төшерелгән. “Фильмның продюсеры да мин үзем. Ул Россиядә төшерелде, чөнки Америкада профессиональ кинотехникага чыгым күп китә”, - диде ул.

Фильмның жанры – мистик драма. Анда кешеләрнең курку хисе турында сүз бара. Төп героиня – җырчы кыз. Әлеге фильм кешенең ике халәте арасында тарткалашуын тасвирлый: түбәнчел “мин”не һәм үз-үзен эзләгән югары халәт.

Фильмда курку хисе белән көрәшкәндә, нинди чикләр барлыгы мистик форматта күрсәтелә. Ул төш форматында тасвирлана. “Бездә көчле акыл бар, ул безгә үсеш кичерергә ярдәм итә”, - дип аңлатма бирә Иделия Марс.


Фото: Иделия Марс

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев