Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Комбайнчы Бутяевлар династиясе

Алар бер-берсенә киңәш табыш итешеп эшли.

Район хуҗалыкларында механизаторлар династияләре шактый хезмәт куя. Шуларның берсе - «Зәй шикәре» агрофирмасының «Сәвәләй» җитештерү комплексыннан комбайнчы Бутяевлар династиясе. Бу турыда "Зәй офыклары" газетасы хәбәр итә.

Агымдагы ел урагында да Владимир - бер, әтисе Николай  икенче комбайнны иярли. Алар бер-берсенә киңәш табыш итешеп эшли. Владимир һөнәр училищесын тәмамлап, комбайн штурвалы артына утыра. Кечкенәдән әтисе комбайнында ярдәмче булган егеткә кыр корабын иярләргә кыен булмый. Башта совет чоры комбайны “Дон”ны иярли ул, аннан “Акрос”ка утыра. Хәзер исә заманча куәтле “Нью Холланд” комбайнында эшли.

"“Дон” белән  “Нью Холланд” комбайннары аермасы җир белән күк  кебек аерма. Соңгысында барлык уңайлыклар бар, эшлисе килеп тора," -ди Владимир.  
“Нью Холланд” комбайнында биш ел эшли инде ул. Әтисенә рәхмәтле, ул әле дә аңа терәк булып, киңәшләрен биреп тора. Ә әтисе техниканы яхшы белә аның. Дүрт дистә ел инде ул төрле техникаларда эшли. Агымдагы елда ул яңа “Торум 705” комбайнына утырды. Шул рәвешле, җырлап кына эшли комбайнчы Бутяевлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев