Колышчы керәшеннәре - 1920-1930 елларда
Хәбәрләр

Колышчы керәшеннәре - 1920-1930 елларда

Галим, фольклорчы Геннадий Макаров архивыннан

Ретрофото Мамадыш өязенең Колышчы авылында 1920-1930 елларда төшерелгән. Фотосурәттә өсләренә - керәшен киемнәре, башларына сүрәкәләр кигән керәшен хатын-кызлары. Ир-атлар күлмәк кигән, эзәр белән билләреннән бәйләп куйганнар. Киемнәре - үзе бер тарих.

Хәзерге вакытта Мамадыш авылының Колышчы авылында яшәүче Валентина Максимова сөйләвенчә, аста утырган Иван дәдәй,тутасы кияүгә чыккан Урманчы авылына кунакка барган. Туганнар җыелышкач, истәлеккә фотога төшкәннәр. Биредә - Урманчыдан Афанасьевларның зур гаиләсе.

 


Нет комментариев