Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Колышчы авылы престол бәйрәмен – Покрауны зурлады - фото

13 октябрь көнне Мамадыш районы Колышчы авылында Покрау бәйрәме уздырганнар. Чарада өлкәннәрне дә хөрмәтләгәннәр. Бу хакта ветеран журналист Валентина Максимова хәбәр итте.

“Авылның престол бәйрәме – Покрауны клубта уздырдык. Тамырлары Колышчыдан булган Үридән, Кама Аланыннан да кунаклар кайтты. Чара, авыл җирлеге ярдәме белән, Өлкәннәр көнен дә берләштерде. Авыл тарихын барлаучы Василий Максимов бүгенгә табылган яңа мәгълүмәтләр белән таныштырды. Балалар, кунаклар концерт номерлары күрсәтте, кызыклы лотерея уйнатылды. Жыр-бию, рәхәтләнеп аралашу көзге елак яңгырны да оныттырды. Килгәннәр күңелле ял итте, килмәгәннәр үзләренә үпкәләсен. Кунаклар кичәдән таралышканда, рәхмәт төшкере, кояш та чыкты”, - дип язды Валентина Петровна.

Колышчылар олы бәйрәм белән котлап, барча карендәшләргә исәнлек-саулык тели. Колышчыда киләсе очрашу ноябрь азакларына планлаштырылган. Барча авылдашларны мәктәпләренең 150 еллык бәйрәм чарасына чакыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев