Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тихвин чиркәвендә Отец Павелның еллыгы булды

Чиркәүдә литургия узды

Бүген, 8 август көнне Казан шәһәренең Изге Тихвин Алла Анасы чиркәвендә Отец Павел Павловның еллыгы үткәрелде. Чиркәүдә Казан духовная семинариясе профессоры, протоиерей Алексей Колчерин җитәкчелегендә литургия узды. Литургиядә, шулай ук, Алексеевск благочиниесының Благочинные протоиерей Павел Чурашов, Балык Бистәсе районы керәшен приходлары священнигы Геннадий Сизов, иерей Валерий Кузьмин, протоиерей Олег Батаев, протоиерей Иоанн Визгалов, иерей Сергей Бухенко, иерей Алексей Павлов катнашты.

Литургия тәмамланганнан соң, священниклар Павел әтейнең кабере янында панихида үткәрделәр. Панихида беткәч, сүзне Тихвин чиркәвенең яңа настоятеле протоиерей Алексей Колчерин алды. "Отец Павел Ходай сайлаган кеше иде. Күп кешеләр үзләрен Отец Павелның рухи балалары дип саный. Чөнки аңа алар бала чумылдырырга, кәбен койдырырга, үлгән туганнарын искә алырга килә иделәр. Аның сүзләре гади, ләкин бик мәгънәле, тирәнтен иде. Үзе авырганда да ул прихожаннарны елмаеп каршы алды. Отец Павел керәшен халкын рухи яктан торгызды, керәшеннәрне дин юлына бастырды. Безгә бердәмлегебезне, Отец Павел торгызган керәшен телендә барган келәүләребезне югалтырга ярамый", - диде ул.



Прихожаннар арасында Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы ветераннары Илья Михайлов, галим, профессор Татьяна Дунаева, Яр Чаллы керәшен приходы советы председателе Михаил Миронов, Казан керәшен оешмасы ветераны Аркадий Фокин һәм башкалар бар иде.

"Ул изгелеккә бирелгән кеше иде. Аның сүзе русча итеп әйткәндә окончательный точка итеп кабул ителде. Отец Павел храм өчен күп эш эшләде. Керәшеннәр арасында да төрле фикерле кешеләр булды. Отец Павел һәркемне җыя, берләштерә белде. Карантин вакытларында чиркәүгә кешеләр әз йөри иде. Бүген биредә Казаннан гына түгел, башка районнардан да килгәннәр. Урыны оҗмахта булсын Отец Павелның", - диде Татьяна Дунаева.

Николай Трофимов Отец Павел белән студент елларында танышкан. Дәресләре булмаганда ул чиркәүгә килеп йөри торган була. "Отец Павел сабырлыкка, күңел тынычлыгына өйрәтә иде. Шәхси тормышта, эштә булган барлык эшләрне дә сабырлык белән хәл итәргә куша иде. Гади кеше киткәндә, ул кеше сагындыра. Отец Павелның арабызда юклыгы сизелми. Ул һәрчак безнең белән кебек тоела", - дип сөйләде ул.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев