Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кизләү суы эчәчәкбез

"Иң зур эшебез - быел мәктәпкә кизләү суы керттек"

Надежда Николаевна  Макарова, Кайбыч районы Хозесан мәктәбе директоры:

- Яңа уку елын без 84 бала белән каршы алабыз. Былтыр 87 идек, киләсе елга тагы 86 бала көтәбез.  Мәктәп 2011 елда төзелгән, 2015 елда капиталь ремонт булган иде. Әле  узган ел гына мәктәп территориясенә асфальт юл җәйдек, яшел төстәге койма белән әйләндереп алдык. Быел косметик ремонтка 20 меңгә якын сум акча сарыф иттек. Инде кабинетларыбыз укуга  тулысынча әзер. Район башлыгы Альберт  Рәхмәтуллин ярдәме белән  информатика кабинетының барлык  электр приборларын, кабельләрен, яктырткычларын  яңабаштан алыштырып чыктык.

Иң зур эшебез – быел мәктәпкә кизләү суы керттек. Бер километрга якын җирне казып авылның үзәк су торбаларына куштык.  Туалетның канализациясен яңарттык.

Быел беренче класска 9 бала керәчәк.  Педагогик кадрлар да тулысынча сакланды.

Узган уку елында ике медалистыбыз булды. Барлык балаларыбыз да  ЕГЭ, ОГЭ ны уңышлы биреп аттестат алдылар. Тулысынча барлык балалар да югары уку һәм урта профессиональ белем бирү йортларына  керделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев