Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Кияүгә чыгарга кирәк сиңа»: Римма Никитина авылда уңган килен икәнлеген күрсәтә

Җырчы үзизоляция чорын авылда эшләп үткәрә

Җырчы Римма Никитина авылда бәрәңге чүпләгәнен видеога төшергән һәм эшләгән эшләре турында сөйләгән. Видеода ул үргән бәрәңге чистартып утыра. «Бәрәңге чыгардык, бәрәңге чүплибез. Өйләрне юып бетердек, ишегалларын җыештырдык. Авылларга кайттыгызмы? Эшләрегезне эшләдегезме?» — ди ул.

«Авылда эш бетми. Бүген бәрәңге пати. Битлек бар, видео төшергәндә генә салдым», - дип тә язып куйган җырчы.

Җырчының дусларын бәрәңгенең үргән булуы аптырашта калдырган.

«Бәрәңге орлыккамы, ашаргамы? Орлыкка булса, шулай утыртсагыз тизрәк чыга»;

«Сезнең баз бик җылы икән, апрельдә болай бәрәңге үрми инде базда, бу идән асты бәрәңгесенә охшаган»;

«Базда шулай бәрәңге үргәнме?» — дип комментарий калдырганнар.

Җырчыны уңган дип мактап язганнар. Уңган, тырыш булгач, әрәм булып ятмасын диптер инде, «Кияүгә чыгарга кирәк», - дип тә язган берсе.

«Дөрес әйтәсең, сеңлем. Авылда эш бетми. Эш кешегә файдалы. Молодец үзең, бар яклап булдырасың!»;

«Римма Никитина, бигрәк тырыш хатын инде син. Җимеш баласы, чибәркәй»;

«Бигрәк уңгансың икән. Эшләгән саен эшлисе дә килеп тора ул»;

«Ниһаять, артист халкы авылда әти-әнисен күрде. Шушы галәмәт булмаса, гастрольләрдән кайтып кермәсләр иде, дөнья куа-куа», - дип комментарий да калдырган инстачылар.

"Интертат"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец Римма!