Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кибәчтән Тимофеевлар суганнан зур уңыш җыеп алганнар

Күңел биреп башкарган хезмәт табыш китерми калмый, ди авыл халкы.

Казан шәһәрендә 32 елдан бирле мәктәптә татар теле укытучы Роза Тимофеева белән сөйләшеп алдык. Ул үзе Питрәч районының Кибәч авылы кызы. Анда аның 82 яшьлек әнисе Елена Якимовна һәм 85 яшен тутырган әтисе Илья Николаевич 62 ел инде парлашып матур итеп яшәп яталар.

«Әти яз башында «Кызым, суган орлыгын быел үзем ясадым», дип шалтыратты канәгать тавыш белән. Димәк, быел да җәебез суган арасында үтә икән, дип уйлап куйдым. Билгеле, монысы шаярып әйтү, чөнки әти-әни янына кайтып бакчада кайнашу үзе зур бәхет бит ул. Ике-өч килограмм чәчәсең дә, җәй буе шул суган түтәлләрендә эшләп, июль ахырында йолкып, киптереп, чистартып, кыш көне өшетми-черетми рәхәтләнеп файдаланасың. Чөнки суганның бәясе күпме буласын берәү дә алдан әйтә алмый. Ничек кенә булмасын, авыл халкына бакча эше ят шөгыль түгел. Бакчаны әтием карап тора, яшәвебез район үзәгендә генә булгач без еш кайтып йөрибез. Бакча эшендә булышабыз. Күңел биреп башкарган хезмәт табыш китерми калмый. Әти барлыгы ике килограмм суган орлыгы ясаган иде, шуны чәчеп, 24 чиләк суган алдык быел. Әле бит суганның кыягыннан да файдаланабыз. Шуңа уңыш зурдан булды диярлек булды. Суган күз яшьләребезне түктерсә дә, теге яки бу ризыкны әзерләгәндә ул алыштыргысыз яшелчә. Шул ук вакытта, дөрес кулланган очракта, сәламәтлегебез өчен дә файдалы. Аның составындагы дисульфидлар бактерияләрне үтерүгә сәләтле, кандагы шикәр белән холестеринны киметә, организмны яман шештән саклый. Ул организмга инфекцияләргә каршы көрәшергә ярдәм итә», — дип сөйләде Роза Ильинична.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт!Иҗат жимешегез сезгәдә уңышлар китерсен!