Биредә укучылар “Технология”, “Информатика”, ОБЖ дәресләрен укый һәм төрле түгәрәкләргә йөри алачак
Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылының урта белем бирү мәктәбендә, “Мәгариф” милли проекты кысаларында, “Үсеш ноктасы” цифрлы һәм гуманитар юнәлешле белем бирү үзәге ачылды.
Әлеге үзәктә укучылар “Технология”, “Информатика”, ОБЖ дәресләрен укый һәм төрле түгәрәкләргә йөри алачак. “Үсеш ноктасы”нда балаларны Хуҗа Хәсән мәктәбенең укытучылары укытачак. Моның өчен мәктәпнең 5 укытучысы дистанцион рәвештә белем алып, квалификацияләрен күтәргән. Үзәктә укучылар заманча җиһазлар белән эшләячәк. Тиздән мәктәпкә 3D-принтерлар, квадрокоптерлар, шахмат комплектлары килүе дә көтелә.



Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев