Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсән авылында ике тапкыр атказанган савымчы исемен алган хезмәт ветераны яши

Хуҗа Хәсән авылында яшәүче Татарстанның атказанган терлекчесе Елизавета Бартязованың хезмәт юлы горурланырлык

 Керәшен кызы Елизавета  1958 нче елнын   8 февралендә  кышкы салкын буранлы  кичтә дөньяга аваз сала.  Гади крестьяннар  гаиләсендә  3 нче  кыз бала була.

Кечкенә Лиза сабый чакта ук бик җитез һәм уткен булуы белән өлкәннәрне шаккаттыра. 7 айдан тәпи китә, яшь ярымда  сөйләшә башлый.  Олылар анын турында бик уңган булыр диеп  уйлыйлар һәм  шулай була да.  

Мин Лиза белән очрашкач,  аның белян аралаштым , һәм аның тормышы,  яраткан, намус белән башкарган эше турында редакциягә язарга булдым.  Сүзем 2 тапкыр «Атказанган терлекче» исеменә лаек булган, алдынгы савымчы Бартязова Елизавета Михаил кызы турында.

Мәктәптә укыган чагында ук, ул концертларда актив катнаша, җырлый, оста биюче була. Үзебезнең  керәшен биюләрен,  җырларын башкарырга ярата.  Җәйге каникул вакытларында апасы белән фермага йөри, сыерлар ашатырга, сөт савуда  булыша.  Шуннан башлана да инде анда олы мәхәббәт  хайваннарга.  

Мин сыер савучы булам диеп ул үзенә максат куя һәм теләгенә ирешә.  1978 елда ул Киров исемендәге колхозга савымчы булып эшкә килә.   40 елдан артык сыер сава. Көн артыннан көн узды, вакыт узганын бердә  сизмәдем , ди ул.  Намуслы хезмәте,  тырышлыгы,  аңа алдынгы савымчы булырга ярдәм итә. Фермадан беркайчан да эшемне җиренә җиткереп бетермичә өйгә ашыкмадым ди ул.

Лиза  фермада оештырылган концертларда, субботникларда  актив катнаша. Аңа «Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының “Атказанган терлекче” исеме бирелгән. Күп төрле дипломнары, рәхмәт хатлары, почет грамоталары белән бүләкләнгән,   1980-1990 нчы  елларда авыл  советы депутаты итеп сайланган. 2015 елда  “Моя  судьба -  моя профессия» (минем язмышым- минем һөнәрем”  конкурсында  җиңеп чыга һәм беренче дәрәҗә  дипломга ия була.

Тырышлыгым белән яулаган күрсәткечләремне күреп, хезмәтемне югары бәяләгән  җитәкчеләремә рәхмәтем зур.  Медальләремне  Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры  Ткачев А., Татарстанның беренче  Президенты  Шаймиев М.Ш. кулларыннан алганлыгым белән  горурланам ди ул. 

Елизавета Михайловна  күптән лаеклы  ялда булуына карамастан, ферманы оныта алмый.  Аны эшкә  еш чакырып алалар.   Яшен бар бит инде кыен тугелме дим.  Юк, дәшәләр дә, кире кагып булмый инде диеп җавап бирде.

Лиза ветераннар белән оештырыла торган чараларда да актив катнаша. Ул  безнең “Миляшкәй”  ансаблендә жырлаучы да , биюче дә. 2020 елда уздырылган Республиканың алтынчы  “Балкыш” фестивалендә  дипломга лаек булды.  “Университет третьего возраста”  диеп оештырылган укуларга  актив йөри.  

Лиза  иптәше Юрий белән 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Балалары   югары белемле, үз гаиләләрен корган, Казан шәһәрендә    яшиләр. 6 оныклары белән горурланалар. Лиза  ире Юрий  каенанасы Елизавета Константиновна белән яши.  43 ел каенанасы белян бик тату яши алар.  Елизавета Константиновнага  95 ящь.  Ул килене тәрбиясендә, килене каенанага , каенана килененә рәхмәтле.

Ольга Боярина,
Хуҗа Хәсән авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев