"Хәтер учагы" флешмобына Бахтадан Анна Минкина кушыла - видео
"Туганайлар" редакциясе Бөек Ватан сугышы, Җиңү тематикаларына багышланган "Хәтер учагы" дип аталган шигырь уку флешмобы башлады
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, карендәшләребез арасында "Хәтер учагы" дип аталган шигырь уку флешмобы игълан итәбез. Утлы фронт юллары аша узган сугышчылар, Җиңү таңын якынайту өчен тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән фидакарьләр һәм сугыш чоры балаларына, кадерле ветераннарыбызга багышлап язылган шигырьләр укып, видеога төшереп, үзегезнең кем һәм кайдан булуыгызны язып, безнең редакциягә җибәрегез. Видеоязмалар безнең сайтта, социаль челтәрләрдә урын алачак.
Чистай районының Бахта авылы балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Анна Минкина үзе иҗат иткән "Дәһшәтле сугыш" шигырен укый.
Шулай ук, "Туганайлар" газетасы һәм сайтында "Үлемсез полк. Керәшеннәр" ("Бессметрный полк. Кряшены") дигән проект та эшли. Сугышта булган, Җиңүне якынайткан ветераннар, тел хезмәтчәннәре турында язып, редакциягә җибәрегез.
Видеоязмалар, фото һәм мәгълүматларны tuganaylar@yandex.ru электрон почтасына, 89172509795 номерына (Ватсап аша) юллагыз.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев