Укытучылар көне уңаеннан, газета укучыларыбыз күңелләренә уелып калган мәктәп еллары, беренче укытучылары турындагы истәлекләрен яңарты
Виталий Агапов, Татарстан Республикасының халык артисты, Яр Чаллы шәһәре:
- Минем беренче укытучым Зоя Георгиевна Герасимова иде. 1 нче класстан 8 нче класска хәтле класс җитәкчесе дә булды. Бик яхшы укытучы, киң күңелле кеше иде ул. Урыны оҗмахта булсын. Ул биргән белем, тәрбия, тырышлык миңа тормышны рәхәтләнеп тартырга, биек үрләргә менәргә мөмкинлек биргәндер дип уйлыйм. Инде укытучылар көне уңаеннан арабыздан киткән башка укытучыларым, география укытучысы - Анна Фроловна Бутяева, математика укытучысы Анна Ивановна Смирнова, рус теле укытучысы Евдокия Михайловна Рогожникованы да искә алып китәсем килә. Укытучылар – минем өчен иң хөрмәткә лаек профессия кешеләре.
Нет комментариев