Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Халыкны куандырып

Олы Аты һәм Кызыл Чапчак авылларында фельдшер-акушерлык пункты һәм амбулатория ачылды. Дәвалау учреждениеләре республика программасы кысаларында төзелгән. Ачу тантанасында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова, Кама Аланы район хастаханәсенең баш табибы Лилия Габдрәхимова һәм Кызыл Чапчак авылы җирлеге башлыгы Бәгъдәнур Илдарханов катнаштылар

Олы Атыдагы ФАП та яңа җиһазлар урнаштырылган, яхшы ремонт ясалган, авырулар өчен барлык уңайлыклар тудырылган. Биредә 200 дән артык кешегә беренчел һәм кичектергесез ярдәм күрсәтеләчәк, прививкалар ясалачак. ФАП төзүгә  ике миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бина мәйданы исә 63 квадрат метр тәшкил итә.

– Элеккеге пунктта су да, канализация дә, җылылык та юк иде. Ә монда җылы һәм рәхәт, –   дип яшерми шатлыгын фельдшер булып 30 елга якын хезмәт куючы Лидия Архиреева.

Кызыл Чапчакта исә яңа амбулатория ачтылар. Аның карамагына 16 авылга хезмәт күрсәтүче җиде ФАП керә. Биредә урнашкан көндезге стационарда 12 караватлы урын бар, прививкалар ясала, даруханә эшли, шулай ук теш дәвалау хезмәте дә күрсәтеләчәк. Бу учреждениене төзүгә 13 миллион сумга якын акча киткән. Сүз уңаеннан, Түбән Кама районында әлеге иң зур амбулаториянең мәйданы 178 квадрат метр тәшкил итә. 

– Авылларның үзгәрүен күреп торабыз, фельдшер-акушерлык пунктлары бер-бер артлы ачылып тора. Иң мөһиме – кешеләр рәхмәтен җиткерә, – ди Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина. 

– Яңа бинадан һәм җиһазлардан табиблар да, авырулар да канәгать. Димәк, без дөрес юнәлештә барабыз. Татарстанның халкына беренчел медицина-санитар ярдәмне камилләштерүгә юнәлгән программа буенча эш дәвам итәчәк. Мисал өчен, Благодатная авылында ФАП төзелеше башланырга тора, – дип дәвам итте Венера Рәхимова.

Түбән Кама районында 2012 елдан 18 фельдшер-акушерлык пунктында төзекләндерү эшләре башкарылган; 10 сы аерым бина итеп, берсе күп функцияле үзәк бинасында, шулай ук ике табиблык амбулатория  төзелгән.

"Туган як"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев