Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәрне җаратып җазылган китап дөнҗа күрде

Казанның "Идел-Пресс" нәшриятында "Мәңге җәшә, Келәтле!" дип исемләнгән китап басылып чыкты

Тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Ә керәшеннәр – тарих давыллары аша үз асылын, ана телен, борынгыдан килгән рухи байлыкларын, гореф-гадәтләрен саклап кала алган халык.  Киләчәктә дә керәшен халкы булып яши алу өчен, бу мирасны, түкми-чәчми, яшь буынга тапшырырга кирәк. Моның өчен авылларыбыз тарихы турында китаплар язу да бик мөһим.  "Ташка басылган югалмый", дигәндәй, китапта язылганнар саклана, киләчәк буыннарга күчә бара...
Менә шул уңайдан, "Медтехника" Кама аръягы сәүдә-сервис берләшмәсе генераль директоры, Түбән Кама районының Келәтле авылында һәм аннан аерылып чыккан Ключ Труда поселогында  яшәүче бар халыкның горурлыгы, ныклы терәге булган Геннадий Муллинның (ул үзе – Ключ Труда егете) шушы яклар тарихына, биредә яшәүче һәрбер кешенең нәселенә һәм бүгенге тормышына кагылышлы  язмаларны үз эченә алган китап чыгартуны максат итеп куюы мактауга лаек. Бу үтенеч белән Геннадий Николаевич танылган журналист Фирая Моратовага мөрәҗәгать итә. 
Аның нәкъ шушы авторны сайлавы очраклы түгел, чөнки Фирая күп еллар Түбән Кама район газетасы редакциясендә эшләгән чорда керәшеннәргә багышланган "Карендәш" сәхифәсен алып барды, шул исәптән, Келәтле һәм Ключ Труда керәшеннәре турында да байтак язмалары дөнья күргән иде.  Китап язу турындагы тәкъдимне дә ул бик теләп кабул итте һәм бер дә җиңел булмаган бу эшне гадәти үҗәтлеге, тынгысызлыгы белән башкарып чыкты. 
Бик күп фоторәсемнәр белән бизәлгән 320 битле бу хезмәт Келәтле авылының һәм Ключ Труда поселогының узган гасырлардан алып бүгенге көнгә кадәрге тарихи сәхифәләрен үз эченә алган, аларның күпчелеге кешеләр язмышы аша тасвирланган. 
Бай эчтәлекле, матур бизәлешле һәм, иң мөһиме, кем әйтмешли, "керәшеннәрне җаратып җазылган" бу китапны мин керәшен авыллары турында язарга теләүче авторларга, һич тә икеләнмичә, үрнәк итеп күрсәтер идем.

Виктор ШАДРИН,
Түбән Кама шәһәре
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Где можно приобрести эту книгу-