Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәр "Таба" яшьләр этнофорумында катнашты

4 ноябрь көнне Милли китапханәдә "Таба" яшьләр этнофорумы узды

Форумда милли мәдәният һәм фольклор өлкәсендәге проектлар тәкъдим ителде. Исегезгә төшерәбез, форумда  "Бәрәкәт" хәрәкәте активисты Аида Сахарова, "Бәрәкәт" хәрәкәтенең экс-җитәкчесе Светлана Максимова, "Бәрмәнчек" ансамбле биючесе Юлия Габдрахманова, Керәшен Сәрдәсенең "Сәяр" ансамбле катнашучылары Айдар Маннапов һәм Маргарита Петрова да катнашкан иде. Алар форумның сертификатлары белән бүләкләнде.

Иң уңышлы проектларга грантлар бирелде. Шулай итеп, 50 меңлек сертификатлар белән Ethno sound проекты белән Герман Винокуров һәм Павел Александров, "Традицион халык уеннары" Youtube каналы белән Евгений Шутько һәм "Урам театры „Этно“ спектакле" белән Гөлназ Ханнанова бүләкләнде.

"Таба" этнофорумының бүләкләү тантанасыннан соң Халыклар дуслыгы фестиваленең концерты оештырылды. Концертта 2019 елда "Таба" акселераторында "Этномьюзик" проекты белән җиңгән "ZAKARIA" ансамбле дә катнашты. Белгәнегезчә, әлеге ансамбльдә "Кряшен чибяре" Татьяна Ефремова да солист.

Ансамбль грант акчасына Идел буе халыклары җырларыннан торган альбом яздырган. "Эш ахырына якынлаша. Альбомның 80% әзер", - дип сөйләде "ZAKARIA" ансамбле солисты Әдилә Мөбәрәкова.

Форум кысаларында оештырылган күргәзмәдә "Бәрәкәт" хәрәкәте җитәкчесе Алексей Дмитриев катнашты. Ул форум кунакларын һөнәрче, Алабугалы Лидия Ломакина ясаган керәшен курчаклары белән таныштырды.

 

һөнәрче, Алабугалы Лидия Ломакина

Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/krutushka-festivalend-kershen-etnikasyna-zur-igtibar-birelde-foto-video

Әдилә Мөбәрәкова

Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/dil-mbrkova-kershennr-buencha-dissertatsiya-yakl

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев